Гаилә командалары арасында беренче ГТО фестивале Сочида май аенда узачак

Гаилә командалары арасында беренче ГТО фестивале Сочида май аенда узачак

4 Апрель 2019 - 18:07
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Май башында гаилә командалары арасында Сочида “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының I Фестивале узачак. Чара 1 нче майдан 4есенә кадәр узачак һәм илнең 60 төбәгеннән иң яхшы физкультура-спортчыл гаиләләрне җыячак.

Һәр команда составында төрле яшь категорияләренә караган вәкилләр катнашачак: 9-10 яшь (ГТО комплексының II баскычы), 30-49 яшь (ГТО комплексының VII һәм VIII баскычлары); 50-69 яшь (ГТО комплексының IX һәм X баскычлары).

Ярышлар Краснодар крае буенча ГТО комплексы төбәк операторына спорт һәм оештыру-методик ярдәм күрсәтү өлкәсендә квалификацияле судьялар катнашында “Юг спорт” ФДБИ базасында узачак.

Команда зачеты гаиләнең барлык әгъзалары спорт программасының 5 төре буенча җыйган очколар суммасы буенча ачыкланачак. Шәхси зачет исә команданың әти, әни, бала (малай яки кыз аерым-аерым), әби, бабай категорияләрендә спорт программасының 5 төре буенча җыйган очколар суммасы буенча ачыкланачак.

“ГТО комплексын кертә башлау мизгеленнән 5 елдан соң без һәр төбәктә шундый тенденция белән очрашабыз: тестлар узарга кешеләр гаиләләре белән килә башладылар. Аерымлык билгеләре бер кешенең горурлыгы сәбәпчесе генә булып калмыйча, берничә буынны бәйләп торучы элементка әйләнеп бара. Өлкәннәр шәхси үрнәкләрендә балаларга сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен төшендерәләр, ә балалар, үз чиратларында, тестлаштыруга килеп, әзерлек һәм сынауларны узу эшенә үзләренең әти-әниләрен тарталар. Шушыларны да исәпкә алып, шулай ук барлык яшь категорияләрендәге кешеләр арасында тулы канлы фестиваль хәрәкәтен формалаштыру стратегиясе кысаларында быел Гаилә командалары арасында фестиваль уздыру турында хәл ителде”, - дип белдерде ГТО комплексының федераль операторы - “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты


Фото

Яңалыклар