ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Красноярскта Татарстан волонтерлары белән очрашты

ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Красноярскта Татарстан волонтерлары белән очрашты

5 Март 2019 - 12:39
Волонтерлар Басма өчен версия

Татарстан Республикасы делегациясенең рәсми визиты кысаларында яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Красноярскта 2019 елдагы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадада волонтерлар командасында республиканы тәкъдим итүче яшьләр белән очрашты. Волонтерлар уеннарда катнашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм республика аларга биргән мөмкинлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Волонтерларның министр белән очрашулары 3 мартта «Перья» комплексында узды, анда Красноярскта булган чорда яшәп торырга чит шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән волонтерлар урнаштырылган иде. Алар төрле темаларга караган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: волонтерлар өчен шартлар һәм сервислардан алып 2013 елдагы Бөтендөнья җәйге универсиадага кадәр искә алдылар. Татарстан волонтерлары делегациясе составында 2019 елдагы Универсиада беренчесе генә булмаучылар да, шулай ук туган шәһәрләре чикләреннән беренче тапкыр чыккан яшь волонтерлар да бар. Әмма эмоцияләр һәм хис-кичерешләр бер үк төрле – егет-кызлар министр белән рәхәтләнеп сөйләштерләр, аңа бик күп сораулар да бирделәр. Очрашу азагында исә истәлеккә традицион фото һәм 2013 елдагы Универсиада вакытында “туган” һәм бүгенге көнгә инде бөтен ил волонтерлары өчен популярга әйләнгән “Кем волонтер? Мин – волонтер!” флешмобы узды.

Инде билгеле булганча, Красноярскта бу көннәрдә XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада бара. Студентлар уеннарына 5000нән артык волонтер җәлеп ителгән, аларның бер меңе Россия Федерациясенең 62 субъектын һәм 36 илне (АКШ, Эстония, Финляндия, Кытай, Тайвань, Италия, Гондурас, Португалия һәм башкалар) тәкъдим итүчеләр. 50 волонтер Татарстан Республикасыннан. Аларның стажировкасы ТР Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар