Синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабы Казанда беренче тапкыр узачак

Синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабы Казанда беренче тапкыр узачак

6 Март 2019 - 17:34
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Казанның Су спорт төрләре сараенда 19-21 апрель көннәрендә узачак Синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе этабына билетлар сатуга чыкты. Бу төрдәге ярышлар Казанда әле беренче тапкыр уза. ССТСда бер үк вакытта Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты да узачак.

Дөнья сериясенең Казан этабы 2019 елда өченчесе булачак. 2019 елда Синхрон йөзү буенча дөнья сериясенең сигез этабы узачак. Аларны Париж (Франция, 28 февраль-3 март), Александруполис (Греция, 4-7 апрель), Казан (Россия, 19-21 апрель), Токио (Япония, 27-29 апрель), Пекин (Кытай, 4-6 май), Гринсборо (АКШ, 24-26 май), Квебек (Канада, 30 май-1 июнь) һәм Барселона (Испания, 31 май-2 июнь) кабул итәчәк.

«Международная федерация плавания FINA поддержала инициативу России о проведении одного из этапов мировой серии по синхронному плаванию в 2019-2021гг.», – рассказал Ранко Тепавчевич, заместитель генерального директора АНО «Дирекция спортивных и социальных проектов». По его словам, свое участие в казанском этапе Мировой серии уже подтвердила лидер мирового синхронного плавания – сборная команда России.

2019 елдагы өч көнлек спорт программасы үз эченә төркемнәрне (техник һәм ирекле программалар), солоны (техник һәм ирекле программалар), дуэтларны, катнаш дуэтларны (техник һәм ирекле программалар), комби программаны, акробатик төркемне ала. Һәр дисциплинада этаплар суммасы буенча иң яхшы җыелма командалар Супер-финалда чыгыш ясаячаклар.

Ярышларга билетларны билет операторының сайтында онлайн режимда да, шулай ук шәһәр кассаларында да алырга була. Билетларга бәяләр – 200 сумнан алып 400 сумга кадәр.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар