Казанда FINA су спорт төрләрен үстерү үзәге эшли башлады: беренче спортчылар өйрәнүләргә керештеләр

Казанда FINA су спорт төрләрен үстерү үзәге эшли башлады: беренче спортчылар өйрәнүләргә керештеләр

25 Февраль 2019 - 17:31
Спорт Басма өчен версия

Соңгы 10 елда Казан (Россия) еш кына зур халыкара чараларны, шул исәптән 2015 елда Су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионатын, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты ярышларын оештыручы буларак чыгыш ясады. Шәһәр чарадан чарага камилләшә бара, ә Казан халкы спортчыларны һәм кунакларны кунакчыл җылы караш белән каршы алалар.

Бүген Казан – Россиянең спорт башкаласы – халыкара спорт аренасында тагын да активрак буырга әзер.Күптән түгел FINA халыкара йөзү федерациясе Казанга мөһим миссия тапшырды -биредә Су спорт төрләрен үстерү үзәге ачылды. Әлеге проект Казанга үзен халыкара чараларны уңышлы оештыручы буларак кына түгел, ә су спорт төрләрен һәм гомумән алганда дөнья спортын үстерүнең үсештәге глобаль үзәге буларак танылу мөмкинлеген бирә.

FINA.org сорауларына “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары, Казанда FINA су спорт төрләрен үстерү үзәгенең баш координаторы Ранко Тепавчевич җавап бирде.

- FINA үсеше үзәге турында тулырак сөйләп китегезче.

- Узган елның сентябрь аенда FINA һәм Бөтенроссия йөзү федерациясе Казанда уртак рәвештә Су спорт төрләрен үстерү үзәген ачтылар. Россия Федерациясе субъекты Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек турында килешү төзүнең рәсми тантанасы узды.

Инде алдарак хәбәр ителгәнчә, Казандагы яңа Үзәк FINA канаты астындагы башка укыту-өйрәтү комплекслары һәм үзәкләренә кушылды, алар арасында Дакардагы (Сенегал) FINA үсеше үзәге, Пхукеттагы (Таиланд) “Таньяпура” (Thanyapura) спорт-сәламәтләндерү үзәгендәге һәм Женевадагы (Огайо штаты, АКШ) SPIRE (SpireInstitute) институтындагы FINA укыту-өйрәтү базалары бар.

Әлеге үзәкләр төрле стипендиаль программалар һәм FINA үсеше программасы кысаларында эшлиләр. Алар барысы да дөньяның төрле континентлары һәм төбәкләре спортчылары өчен каралганнар. Күптән түгел FINA суга сикерү буенча стипендиаль программа эшләтеп җибәрү турында карар кабул итте һәм биредә Казан барлык милли федерацияләр өчен хезмәт күрсәтүләрнең югары дәрәҗәсен тәэмин итә алырдай бердәнбер үзәк булып тора.

Операцион эшчәнлекне һәм Үзәкнең барлык эшчәнлеген оештыру “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОга тапшырылган иде. Оешманың 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын, Суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этапларын, Йөзү буенча дөнья кубогы һәм Синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе кебек зур халыкара чараларны уздыруда зур тәҗрибәгә ия булганлыгын исәпкә алганда, моңа гаҗәпләнәсе дә юк.

Беренче спортчылар инде Казанга килә дә башлаганлыктан, Казанның Су спорт төрләре сараенда өйрәнүләр башланып та китте. Олимпия резервыучилищесы шулай ук стипендиатларны кабул итәргә әзер: алар 2015 елда дөнья чемпионаты чараларын кабул иткән бассейннарда шөгыльләнәчәкләр. Җирле студентлар халыкара класслы спортчылар белән бер бассейнда йөзү мөмкинлегенә ия булачаклар.

- Дөньядагы һәм аерым алганда Казандагы мондый үзәкләрнең максаты нидә?

- FINAны үстерүнең төп максаты – 209 милли йөзү федерацияләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту аша су дисциплиналарына дөнья күләмендә ярдәм итү.

Әлбәттә,FINAның барлык 6 су дисциплинасында да тренерларны һәм рәсми затларны укытуның иң яхшы мөмкинлекләрен тәэмин итүе һәм, нәтиҗәдә, спортчыларга үз мөмкинлекләрен тулысынча ачарга ярдәм итүе стратегик мөһим бурыч.

Казандагы үзәк башка илләрдән булган спортчыларга югары классы хезмәт күрсәтүләр һәм профессиональ үсеш шартлары тәкъдим итәчәк. Казанда булу аларга FINA ярдәмендә уздырыла торган ярышларда, мисалга, Дөнья кубогы яки Дөнья сериясе (ел саен Казанда уздырыла) кебекярышларда килү-китү өчен артык чыгымнарсыз һәм “өй” бассейнында ярышу мөмкинлеге белән катнашу мөмкинлеген дә бирәчәк.

Казанның FINA үсеше үзәгендә ел саен FINA махсус программалары һәм мәктәпләре кысаларында тренерларны һәм рәсми затларны укыту курслары узачак дип планлаштырыла. Моннан тыш алар Казанда уза торган һәм FINA ярышлары белән бәйле белем бирү чараларында катнаша алачаклар. Программа шулай ук FINA халыкара семинарларын уздыруны да күздә тота. 2019 елда инде 8 шундый чара уздыру планлаштырылган.

- Бүген барысы да спорт чаралары мирасының алга таба тотрыклы үсешен һәм сакланышын тәэмин итү турында сөйләшәләр. Казан бу җәһәттән лаеклы үрнәк булып торамы?

- Моның шулай булуында шик юк! Казан өчен дә, FINA өчен дә зур чаралар мирасын иң яхшы мәгънәдә куллану һәм илләр, дөнья шәһәрләре белән, чараны оештырып кына калмыйча, барлык су дисциплиналарының алга таба үсеше өчен ярдәмне дә тәэмин итә торган озак вакытлы хезмәттәшлекне җайга салу зур әһәмияткә ия.

FINA президенты Хулио Маглионемоннан алда: “Су спорт төрләре буенча 2015 елда уздырылган дөнья чемпионаты мирасының Үзәк ачылышы нәтиҗәсендә яшәвен дәвам итүенә без бик шатбыз. Бу үзәк дөньяның йөзү элитасы вәкилләре өчен өйрәнүләр лагере булып кына хезмәт итмәс, булачак талантларны үстерү һәм тәрбияләү базасы да булыр. FINA проектны тулысынча хуплый һәм, Үзәкнең тотрыклы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, җирле хакимият белән хезмәттәшлек итәргә ниятли”, - дип белдергән иде.

Казан һәм Татарстан алдарак узган ярышлар “җимешләреннән” файдаланалар. Соңгы 7 ел эчендә бассейннар саны 150 дән 225кә җитте.Әмма инфраструктура – мирасның бер аспекты гына, һәм без бүген шәһәрнең гомумән алганда тәҗрибәсе, белемнәре һәм көчле волонтерлык хәрәкәте турында да сөйләшәбез. Статистикага карасак, 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр суспорт төрләре белән шөгыльләнүче кешеләр саны республикада 66 000 дан 90 000 кешегә җиткән. Бүген Казанбассейннар саны буенча Россиядә әйдәп бара һәм дөньяның иң алдынгы шәһәрләре белән бер рәттә тора. Төбәк чараларны оештыру һәм уздыру ягыннан көчле лидер. 2018 елда Россия Спорт министрлыгы Татарстанны рәсми рәвештә РФнең спорт иң көчле үскән төбәге дип таныды.

- FINA су спорт төрләре үзәгенең милли федерацияләр һәм башка үзәкләр белән эшчәнлеге ничек тәэмин ителәчәк?

- Бу бик мөһим һәм яхшы сорау. Берничә ел элек FINA структурасында үсеш бүлеге ачылган иде, ул әлеге эшчәнлекне бар дөнья күләмендә гамәлгә ашырды һәм без бу процесста актив катнашырга әзер.

Безгә ышаныч белдергәннәре өчен FINA су спорт төрләрен үстерү үзәге исеменнән миллифедерацияләргә, тренерларгаһәм спортчыларның әти-әниләренә рәхмәт әйтәсем килә. Алар үз карьералары үсешенең мөһим этабы итеп Казанны сайлаганнар. 6 айдан алып бер елга кадәр вакытка икенче илгә күчеп китү катлаулы мәсьәлә.Без стипендиатларны яхшы яшәү шартлары белән тәэмин итү өчен бар көчне куячакбыз. Казанда университетлар күп, без студентларның бу юнәлештәге шәхси ихтыяҗларын да канәгатьләндерергә әзербез.

Без милли федерацияләр белән визалар рәсмиләштерүдән алып көн тәртибенә кадәр булган барлык мәсьәләләр буенча да элемтәдә торабыз. FINA белән берлектә һәм милли җыелма командалар тренерлары һәм ата-аналар ярдәмендә яшь спортчыларга киләчәктә чемпионатларга һәм Олимпия уеннарына туры юл ачарбыз дигән өметтә торабыз.

Без спортчыларның мәдәни һәм социаль яраклашуларына зур игътибар бирергә ниятлибез. Аларның төрле мәдәниятләрдә тәрбияләнгән кешеләр булуларын аңлыйбыз, шулай булгач, өйрәнүләр программасында тагын телләр курсын узу, маркетинг буенча курсларны узу яки шәхси брендны булдыру һәм алга этәрү буенча курслар узу мөмкинлеләре дә тәкъдим ителәчәк. Безнең өчен алар барысы да булачак лидерлар һәм FINA кыйммәтләрен үз илләрендә алга этәрүчеләр. Моннан тыш, һәрьяклап ярдәм итү программасында спорт чаралары һәм актив ял да күздә тотыла.

Без шулай ук башка үзәкләр белән дә элемтәдә торабыз һәм FINAның Таиландтагы укыту-өйрәнүләр базасы белән берлектә, идеяләр алмашу максатыннан, Казанда уртак кампус оештыру инициативасы белән чыктык. Бу үзәк тренеры Мигел Лопес (Miguel Lopez) белән очрашуны түземсезлек белән көтәбез.

Спортчыларның шулай ук йөзү буенча Дөнья кубогында катнашу һәм спортның бу төрендәге дөнья йолдызлары белән ярышу мөмкинлекләре булачак. Алга таба FINA ярдәмендә бу спортны үстерүгә юнәлдерелгән һәм ел саен уздырыла торган халыкара ярышка да әйләнергә мөмкин. FINAның барлык үзәкләре вәкилләре, программада катнашучылар һәм менеджерлар Казанга килеп, үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, ә спортчылар биредә шөгыльләнә, бер-берләре белән ярыша һәм хис-кичерешләре белән уртаклаша алалар.

- Үзәкнең якындагы елларга максатлары нинди?

- Хәзер без үзәккә килә торган беренче спортчылар белән эшли башлыйбыз. Алар программа мөмкинлекләренә зур кызыксыну белән карыйлар. FINA елына стипендияләрнең чикле күләмен генә тәкъдим иткәнлектән, без барыбыз да билгеле бер система һәм алдан куелган максатлар кысаларында эшлибез. Шулай ук,2019 елда суга сикерү буенча стипендия программасын башлап җибәрү идеясен хуплаганнары өчен FINA бюросына һәм FINA офисына да зур рәхмәтлебез. Казанда суга сикерүләр өчен иң яхшы бассейннарның берсе урнашкан, кирәкле барлык инфраструктура бар. Якын көннәрдә без FINAның бу программада катнашачак беренче спортчыларны раславын көтәбез.

Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм Россия суга сикерү федерациясенең дә һәрьяклап ярдәмнәрен тоябыз. Гөлнара Гарипова (йөзү) һәм Павел Муякин (суга сикерү) буенча югары класслы тренерларны алар тәкъдим иттеләр, ә FINA хуплады. Ике теренер да халыкара класслы спортчылар белән эшләгәннәр. Моннан тыш, ике федерация дә актив методик ярдәм күрсәтә.

Ел ахырына кадәр без Казанда 20ләп спортчыны кабул итәргә планлаштырабыз. 2019 елда 8 белем бирү чарасын уздыру планлаштырылган. FINA белән хезмәттәшлектә без кайбер адымнарны алдан ук исәпләп куябыз. Киләчәктә, әгәр дә шундый ихтыяҗ туа икән, барлык 6 дисциплинаны да кабул итеп, аларга хезмәт күрсәтергә теләр идек.

Казанның Су спорт төрләре үзәге – хәтта 19 метрлы каланчадан сикерүчеләрне дә кабул итә ала торган сирәк мәйданнарның берсе. Ул дөньяда йөзү өчен каралган иң озын корылмаларның берсе, анда өч бассейн рәттән урнашкан. Аларның икесе– 50шәр метрлы, берсе – сикерүләр өчен каралган 33 метрлы бассейн. Һәр бассейнның керү-чыгу һәм киенү-чишенү урыннары аерым. Хәзерге вакытта Су спорт төрләре сарае көн саен 3000ләп өлкән кешегә һәм балаларга хезмәт күрсәтә. Алар йөзү, синхрон йөзү, суга сикерү буенча шөгыльләнәләр.

- Кайсы спортчылар беренче студентлар булачак? Уку кайчан башлана?

- Беренче спортчы Казанга 15 нче февральдә килде, ул Кыргызстаннан Кристина Панасенко. Кристина брасс алымы белән йөзүдә махсуслашкан. Ул Кыргызстанның йөзү буенча милли җыелма командасы әгъзасы булып тора һәм Су спорт төрләре буенча 2017 елның июлендә Будапештта узган FINA дөнья чемпионатында, шулай ук 2016 елда Токиода (Япония) узган Су спорт төрләре буенча Азия чемпионатында катнашкан.

Тагын берничә көннән командага Молдовадан Никита Бортников килеп кушылачак. Якын көннәрдә һәм киләсе айда тагын Георгий Биганишвилиның (Грузия), Арина Байкованың (Латвия), АдоГарговицның (Черногория), Ми Сон Пхакның (КХДР) һәмБисма Ханның (Пакистан) килүе көтелә.

Спортчыларны Казанда FINA үсеше үзәгенең җирле координаторлары кабул итәләр. Үсеш үзәге прогаммасында спортчылар өчен Казанның су спорт төрләре үзәгендә иртәнге һәм кичке тренировкалар (08:00 дән 10:00га һәм 16:00 дән 18:00гә кадәр), шулай ук тренажерлар залында (10:15 дән 11:30га кадәр) өйрәнүләр каралган.

10 юлы булган 50 метрлы бассейн иң югары халыкара таләпләргә җавап бирә һәм өйрәнүләрне нәтиҗәле уздыру өчен кирәкле бар әйбер белән дә җиһазландырылган, туклану һәм ял итү зоналарын да үз эченә алган.

Йомгаклап, безнең программада катнашу өчен үзләреннән спортчылар җибәргән милли федерацияләргә һәм FINAга тагын бер кат рәхмәт әйтергә телим. Аларга безнең кунакчыл шәһәрдә уңайлы булыр һәм биредә булудан алар канәгатьлек алырлар дип ышанам. Без калганнарны да заявкалар бирергә һәм әлеге программаның өстенлекләрен тоярга өндәргә телибез. Безнең тренерлар һәм персонал спортчыларга теләсә-кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзерләр.

Казан – спортчылар өчен гаҗәеп урын! Казанның ФИНА үсеше үзәгенә рәхим итегез!

FINA.org

 

Фото

Яңалыклар