Казаннан Красноярскка: Волонтёрлык Эстафетасын тапшырабыз

Казаннан Красноярскка: Волонтёрлык Эстафетасын тапшырабыз

18 Февраль 2019 - 18:16
Волонтерлар Басма өчен версия

Татарстан Республикасыннан 50 волонтер Красноярскта XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада волонтерлары составына керделәр. 2019 елның 2 мартыннан 12сенә кадәр студентлар дөньясы чып-чын кышны татып караячаклар (уеннарның шигаре – “Real winter”), ә Себер кунакларына җылылыкны исә бөтен дөньядан җыелган 5 000 волонтер бүләк итәчәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм “Дирекция Красноярск 2019” КБАО хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында Татарстан Республикасыннан булган волонтерлар командасын әзерләү өлешендә хезмәттәшлек итәчәкләр.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча делегация составына 50 кеше керде, тагын 5 кеше резервта тора. Татарстаннан булган волонтерлар төп позицияләргә билгеләнгән, алар милли делегацияләр атташесы, Студентлар спорты халыкара федерациясе (FISU) атташесы, функцияләр супервайзерлары, спорт программасы волонтерлары, волонтер-медиклар, беркетмә хезмәте волонтерлары һәм башкалар булып хезмәт итәчәкләр. Казаннан алар 2019 елның 19 февраленнән 26сына кадәр китәчәкләр,  стажировка исә 14-15 нче март көннәрендә тәмамлана. Эшкә керешер алдыннан волонтерлар дистанцион белем алдылар, шулай ук мәгълүмати очрашуда катнаштылар.

Волонтерлар алдында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова чыгыш ясады: “Котлыйм сезне, хөрмәтле волонтерлар! Сез – республикабыз горурлыгы! Сезнең һәркайсыгыз сайлап алуның барлык этапларын гадел узды һәм хәзер Красноярскта узачак Универсиадада Татарстан ярдәмчеләрен тәкъдим итәчәк. Стажировкада катнашу – гадәти булмаган тәҗрибә, күпләрегез өчен беренчеседер. Сүз дә юк, бу бик җаваплы һәм нервландыра торган әйбер – яңа урында урнашырга, тиз ориентлашырга, күп яңа кешеләр белән танышырга һәм куелган бурычларны үтәргә кирәк булачак. Әмма мин сезне авырлыклар куркытмый дип ышанам! 2013 елдагы Универсиадага әзерлек вакытыннан алып Казан илдә зур мультиспорт чараларын уздыруда юл ярып бара һәм без Красноярсктан булган коллегаларыбызга да алар заявканы откан вакыттан бирле ярдәм итәбез. Хәзер инде сез дусларыбызга шәхсән булышачак һәм Себергә Татарстан җылылыгын илтәчәк бәхетле затлар. Үзегезне бары тик яхшы яктан күрсәтәчәгегезгә һәм оештыручыларга тарихтагы иң яхшы кышкы универсиаданы уздырырга ярдәм итәчәгегезгә ышанам. Уңышлар сезгә, хәерле юл!”, - диде ул.

Билгеле булганча, Красноярскта XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада уза. Анда спортның 11 төрендә медальләрнең 76 комплекты уйнатылачак. Универсиадага дөньяның 50 иленнән кунаклар киләчәк. Студентлар уеннарын уздыруга 5000нән артык волонтер ярдәм итә, аларның бер меңе  Россия Федерациясенең 62 субъектын һәм 36 илне (АКШ, Эстония, Финляндия, Кытай, Тайвань, Италия, Гондурас, Португалия һәм башкалар) тәкъдим итә. Татарстан Республикасыннан булган делегация стажировкасы ТР Хөкүмәте ярдәмендә оештырыла.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар