Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә кадетлар арасында фехтование буенча Россия беренчелеге ачылды

Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә кадетлар арасында фехтование буенча Россия беренчелеге ачылды

6 Февраль 2019 - 15:46
Спорт

Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә кадетлар арасында фехтование буенча Россия беренчелеге ачылышы тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия фехтование федерациясе вәкиле Ярослав Мальцев, Татарстан Республикасы фехтование федерациясе вице-президенты, олимпия чемпионкасы Наилә Гыйләҗева катнаштылар. Алар турнирда катнашучыларны сәламләп, аларга җиңүләр теләделәр.

“Фехтование белән шөгыльләнүчеләрнең географиясе үсү бик сөендерә, Татарстан шулай ук, үзенең исемнәре бөтен дөньяга танылган Олимпия чемпионнары һәм аларның тренерлары белән хаклы рәвештә горурланып, зур адымнар белән алга бара. Барлык катнашучыларга да уңышлар, Казанда булган вакытларыннан канәгатьлек алуларын телим”, - дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов. 

Россия фехтование федерациясе президенты Александр Михайлов исеменнән сәламләү сүзләрен Ярослав Мальцев җиткерде: “Бүген зур спортта әле беренче адымнарын гына атлаучыларның берничә елдан дөнья чемпионатларының, Европа һәм Олимпия уеннарының төп титулларына дәгъва белдерәчәкләрен без аңлыйбыз. Бу турнирның күпләр өчен аларның спорт карьераларында яхшы старт булуын телим. Казан зур ярышларны уздыруда тәҗрибәгә ия, шулай булгач, Россия беренчелегенең югары дәрәҗәдә узып, барыбыз өчен дә чып-чын спорт бәйрәменә әйләнәсенә шикләнмим”, - диде ул.

Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узачак ярышлар бөтен Россиядән 17 яшькә кадәрге 1000нән артык иң яхшы фехтовкачыларны җыячак. Алар рәтендә кадетлар арасында 2018 елда Европа чемпионнары булган спортчылар -   рапирачылар Дмитрий Осипов, Егор Баранников, Данила Кравцов һәм кылыч остасы Мария Зинюхина, Европа кадетлар циклы этаплары җиңүчеләре - рапирачы Алина Бородаенко, кылыч остасы Влада Плеханова, шпагачы Владимир Толасов (үзенең туганы, тәҗрибәле спортчы Артур Толасов белән берлектә), Кирилл Гуров, Элла Миңнуллина һәм башкалар бар.

Казан – Россиянең спорт башкаласы алдагы елларда фехтование буенча ярышларны инде берничә тапкыр кабул итте. Мисалга, 2011 елда фехтование буенча Европа чемпионаты, 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиадасы кысаларында узган ярыш һәм 2014 елда Фехтование буенча дөнья чемпионаты.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар