Казан фехтование буенча кадетлар арасында Россия беренчелеген кабул итә

Казан фехтование буенча кадетлар арасында Россия беренчелеген кабул итә

4 Февраль 2019 - 15:27
Спорт Басма өчен версия

Казанда 6-13 февраль көннәрендә кадетлар арасында фехтование буенча Россия беренчелеге узачак. Турнир Җәүдәт Фәйзи урамы, 2а йортта урнашкан “Бокс һәм өстәл теннисы үзәге” спорт комплексында уза.

Ярышларга Россиянең 18 яшькә кадәрге иң яхшы фехтовка осталары җыелачак. Алар арасында кадет - рапирачылар арасында 2018 елда Европа чемпионы булган Дмитрий Осипов, Егор Баранников, Данила Кравцов һәм кылыч остасы Мария Зинюхина, Европа кадетлар циклы этаплары җиңүчеләре – рапирачы Алина Бородаенко, кылыч осталары Дмитрий Насонов һәм Влада Плеханова, шпагачылар Артур һәм Владимир Толасовлар, Кирилл Гуров, Элла Миңнуллина һәм башкалар бар. Турнир нәтиҗәләре буенча кадетлар арасында Европа һәм дөнья беренчелекләрендә чыгыш ясаячак Россия җыелма командасы формалаштырылачак.

ЯРЫШЛАР ПРОГРАММАСЫ

6 февраль. Кылыч (егетләр һәм кызлар). Шәхси беренчелек.

7 февраль. Кылыч (егетләр һәм кызлар). Команда беренчелеге

8 февраль. Шпага (егетләр). Шәхси беренчелек.

9 февраль. Шпага (кызлар). Шәхси беренчелек.

10 февраль. Шпага (егетләр һәм кызлар). Команда беренчелеге.

11 февраль. Рапира (егетләр). Шәхси беренчелек.

12 февраль. Рапира (кызлар). Шәхси беренчелек.

13 февраль. Рапира (егетләр һәм кызлар). Команда беренчелеге.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар