Владимир Леонов: “Европа уеннарын уздыру өчен Казанда бөтен нәрсә дә бар”

Владимир Леонов: “Европа уеннарын уздыру өчен Казанда бөтен нәрсә дә бар”

30 Гыйнварь 2019 - 12:56
Рәсми хроника Басма өчен версия

Хөкүмәт йортында 29 гыйнварда Россия Федерациясе территориясендә халыкара спорт ярышларын оештыру һәм уздыру, физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы советның перспективалы заявкаларын килештерү буенча Хөкүмәт Рәисе урынбасары Ольга Голодец җитәкчелегендәге ведомствоара комиссиясе утырышы узды.

Фикер алышу барышында комиссия тарафыннан Казанның 2023 елда III Европа уеннарын үзендә уздыруга заявка бирүе килештерелде. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов та катнашты, ул Казанның Уеннарны уздыруга кандидатурасын алга этәрү турындагы доклад белән чыгыш ясады.

“Европа уеннары – без федераль коллегаларыбыз белән озак вакыт актив рәвештә фикер алышкан һәм эшкәрткән проект ул, шуңа күрә заявка бирү нисбәтеннән безнең күзаллаулар бар иде инде. Европа уеннарын 2023 елда Казанда уздыру өчен бездә барлык шартлар да бар. Зур турнирларны уздыру буенча тәҗрибә дә җитәрлек тупланган, кабатланмас спорт инфраструктурасы да бар.

Европа уеннары – әле яңа проект санала, әмма статуслыгы ягыннан инде күптәннән уздырылып килә торган турнирлардан калышмый. Моннан тыш, 2023 елдагы Уеннар Европа чемпионатлары һәм 2024 елда спортның төрле төрләре буенча узачак Олимпиадага сайлап алулар белән берлектә уздырылачак.  

Россия Спорт министрлыгы белән уртак тәкъдимнәребез күптән түгел Ольга Голодец җитәкләгән ведомствоара комиссия тарафыннан хупландылар, Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков та безнең шәһәр яклы. Заявкалар бирү 28 февральдә төгәлләнә, шулай булгач, без үз кандидатурабызны чыгарырга өлгерәбез әле”, - дип белдерде Татарстан Республикасы спорт министры.

Билгеле булганча, I Европа уеннары 2015 елның июендә Бакуда узды, анда 5989 спортчы катнашты, спортның 29 төрендә (шул исәптән Олимпиянеке булмаган 4 төрдә һәм Паралимпиянеке булган 1 төрдә) медальләрнең 253 комплекты уйнатылды. 2019 елның 21 июненнән 30ына кадәр Минкста узачак II Европа уеннары кысаларында исә спортның 20 төрендә медальләрнең 198 комплекты уйнатылачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар