Казанда узган FIFA җанатарлар фестивале “Ел вакыйгасы” булып танылган

Казанда узган FIFA җанатарлар фестивале “Ел вакыйгасы” булып танылган

17 Декабрь 2018 - 18:02
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью
  • FIFA 2018 ДЧ
Басма өчен версия

Россиядә Футбол буенча 2018 елда узган дөнья чемпионаты™ кысаларында Казанда узган FIFA җанатарлар фестивале “Ел вакыйгасы” булып танылган. Әлеге номинациядә бүләкне “Ел спортчысы – 2018” тантанасында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйровка тапшырдылар. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 17 нче декабрьдә узган тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук бөтенроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре, Россиянең күренекле спортчылары, Олимпия чемпионнары катнашты.

Инде билгеле булганча, Казанда Җанатарлар фестивале “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда узды. Ул үз эшен Чемпионат ачылган көнне (14 нче июнь) башлап җибәрде һәм финал көнне (15 нче июль) төгәлләде. Бу урын бар дөньядан булган җанатарларның җыелу урынына әйләнде. Казандагы мәйданга уеннар барган чорда барлыгы 800 меңнән артык җанатар килгән. Мәйдан бер үк вакытта 25 мең кеше сыйдырышлы иде. Уеннар узган көннәрдә Фестивальгә керү бушлай булды.

Премия турында

Традицион рәвештә һәр ел ахырында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы “Ел спортчысы” тантаналы чарасын уздыра. Спортчылар, тренерлар, физик культура һәм спорт өлкәсендә эшләүчеләр белән ел ахырындагы очрашуда ведомство Татарстан Республикасы җыелма командаларының иң яхшы спортчылары һәм тренерларын, республиканың спорт федерацияләрен, шулай ук спорт сезоны нәтиҗәләре буенча иң яхшы спорт ММЧларын бүләкли.

“Массакүләм физик культура һәм спорт”, “Татарстанның спорт өметләре”, “Иҗтимагый спорт оешмалары”, “Спортның уен һәм олимпиянеке булмаган төрләре”, “Массакүләм мәгълүмат чаралары”, “Олимпия өметләре”, шулай ук “Махсус бүләкләр” блокларында бүләкләр үз ияләрен эзләп табалар. Чара очрашуның төп бүләкләре – “Ел спортчысы” һәм “Ел тренеры” төп бүләкләрен бирү белән төгәлләнә.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар