Казанда волонтёрлар елына йомгак ясадылар

Казанда волонтёрлар елына йомгак ясадылар

10 Декабрь 2018 - 22:36
Волонтерлар Басма өчен версия

Казанның “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгендә 10 нчы декабрьдә “Ел волонтеры” премиясен тапшыру тантанасы узды. Бу чара Татарстан Республикасында Волонтер елына багышланган чараларны йомгаклау да булып тора. Ел волонтеры дип Айдар Габдрахманов танылды. Тантанага мәртәбәле кунаклар сыйфатында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Россиянең Балаларга һәм яшьләргә гражданлык патриотик тәрбия бирү үзәге директоры Ксения Разуваева һәм башка рәсми затлар катнаштылар. 

Ләйлә Фазлыева кунакларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатен укыды. “Татарстан волонтерлары һәм ирекле ярдәмчеләр –барлык төбәкләр, барлык күпмилләтле Россия Федерациясе өчен зур көч һәм киләчәк” – диелә анда.

“Яхшылык – ирек ул. Ә сез дөньяга яхшылык таратасыз. Эшләгән эшләрегез өчен сезгә чын күңелдән зур рәхмәт”, - дип мөрәҗәгать итте волонтерларга Ләйлә Фазлыева.

Залга җыелган ирекле ярдәмчеләргә Дамир Фәттахов мөһим яңалык җиткерде. “Социаль өлкәдә волонтерлар тарафыннан зур эш алып барыла һәм ул аерым игътибарга лаек. Бүген ТР Президенты белән очрашу вакытында республикада ресурс үзәге булдыру турындагы мәсьәлә күтәрелде.  Президент тиешле йөкләмәләрне бирде һәм Татарстанда андый үзәк булачак! Сезгә барысы өчен дә рәхмәт”, - диде  министр.

Александр Бугаев һәм Ксения Разуваева волонтерларга 2017 елда Сочида узган Бөтендөнья яшьләр фестиваленең истәлекле медальләрен һәм грамоталарын тапшырдылар. “Беренче чиратта барыгызны да Фестиваль эшендә катнашуыгыз, булышлык итүегез, чын күңелдән тырышып йөрүегез өчен рәхмәт әйтергә телим. Татарстан Республикасыннан килгән делегация үзен иң яхшы яктан күрсәтте, актив булды. Тагын бер тапкыр рәхмәт белдерәм һәм алга таба уңышлар телим!”, - диде Александр Бугаев.

Кичәнең төп бүләгенә – “Ел волонтеры” исеменә KazanVolunteers хәрәкәте активисты Айрат Габдрахманов ия булды. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенә һәм волонтерлык белән шөгыльләнүче кешеләрнең барысына да бик зур рәхмәт – без бергәләп бу дөньяны яхшырак якка үзгәртәбез. Волонтерларның хезмәтләрен күргәннәре, таныганнары, бәяләгәннәре өчен рәхмәт!”, - диде Айдар.

Волонтерлык елына нәтиҗәләрне 15 номинациядә ясадылар. Бүләкләүнең максус блоклары да бар иде. Бу елда бүләкләүнең концептуаль яңалыгы булып Татарстан Республикасы территориясендә эшләп килүче ирекле ярдәмчелек оешмалары вәкилләрен берләштерү торды.

“Волонтер-медик” номинациясендә (дәвалау-профилактика учреждениеләрендә медицина персоналына ярдәм күрсәтүче волонтер) Анна Москвичёва җиңеп чыкты.

“Җиңү волонтеры” номинациясендә (Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи истәлекне саклау, патриотик рухта ярдәм күрсәтүче волонтер) Татьяна Курочкина җиңүче.

“Мәдәни волонтер - 2018” номинациясендә (халыкны мәдәни агарту эшчәнлеген гамәлгә ашыручы волонтер) Дарья Саунина җиңеп чыкты.

Туристлар волонтерлары арасында иң яхшысы булып (Татарстанда кунакчыл мохит тудыруга юнәлдерелгән эшчәнлекне гамәлгә ашыручы волонер) Нияз Абзалов танылды.

“Волонтер-эколог” номинациясендә (экологик катастрофаларны, куркынычларны кисәтү һәм әйләнә-тирә мохитнең куркынычсызлыгын саклау эшчәнлеген гамәлгә ашыручы волонтер) Давыт Исхаков җиңде.

“Балалар волонтеры” номинациясендә беренче булып (ярдәмгә мотаҗ булган һәм авыр хәлдә калган балаларга ярдәм күрсәтүче волонтер) Рамилә Кәримова танылды.

Иң яхшы социаль волонтер (сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә авыр очракта ярдәм күрсәтүче волонтер) булып Регина Миназова танылды.

“Яшь волонтер” номинациясендә (8 яшьтән 14 яшькәчә булган, җәмгыятькә файдалы хезмәт күрсәтүче волонтер) Алия Норова җиңде.

“Елның көмеш волонтеры” номинациясендә (55 яшьтән өлкәнрәк, җәмгыятькә файдалы эш күрсәтә торган волонтер) Татьяна Әхмәтҗанова җиңеп чыкты.

“Һәрвакыт әзер!” номинациясендә (ел дәвамында иң күп чараларда катнашкан волонтер) Марсель Галиев беренче булды.

“Ел рекорды” номинациясендә (иң күп сәгать эшләгән волонтер) Азиз Мамедов беренче булды.

“Ел ачышы” номинациясендә (волонтерлык эшчәнлеген бу елда гына башласа да, үзен бик яхшы яктан күрсәткән волонтер) Әдилә Шәйдуллина җиңде.

“Ел тим-лидеры” номинациясендә (волонтерлар командасы белән идарә итүдә катнашучы волонтер-лидер) Юлия Якимова җиңүче.

Тамашачылар симпатиясе призын KazanVolunteers хәрәкәтенең  “Вконтактеда”гы рәсми төркемендә тавыш бирүләр җиңүчесе  Дамир Рәхмәтуллин алды. “Ирекле ярдәмчелекне оештыручы” номинациясендә ТР Тукай районының Ирекле ярдәмчелекне үстерү үзәге беренче булды. 

“Ирекле ярдәмчелекне оештырыучы” номинациясендә ТР Тукай районының Ирекле ярдәмчелекне үстерү үзәге җиңеп чыкты.

Татарстан республикасында волонтерлык хәрәкәте турында

Халыкара волонтер көне 5 декабрьдә дөнья күләмендә билгеләп үтелә (1985 елда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан гамәлгә куелган). Татарстан Республикасы заманча Россия тарихында волонтерлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе булып тора. Әлеге хәрәкәт 2009 елда – Казанның 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уздыру хокукын алуыннан соң башлангыч алды һәм 2013 елда Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары, 2014 елда Сочида Олимпия уеннары, 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уздырылганнан соң бик зур таралыш алды.   Россия Федерациясе территориясендә дә, аның чикләреннән тыш та бер генә халыкара спорт чарасы да хәзер волонтерлар ярдәменнән башка уздырылмый.

Бүгенге көндә “Kazan Volunteers” хәрәкәте флагы астындагы автоматлаштырылган системада Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 55 000нән артык актив кулланучы теркәлгән. Хәрәкәт активистлары халыкара һәм Россия дәрәҗәсендәге 450дән артык чараны оештыруда катнаштылар, аларның тупланмасында 800 000 эш сәгате.

Бүген, “Татарстан Республикасында ирекле ярдәмчелекне үстерү үзәге” мәгълүматлары буенча төбәктә Татарстан Республикасының 46 000нән артык волонтерын берләштергән 900дән артык оешма бар.

2018 елда Татарстанда волонтерлар катнашында 189 чара узган. Аларның иң билгелеләре – 2018 елда Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты ™, Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы, пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты, республиканың 45 муниципаль районын колачлаган “Доброгод” акциясе. Төрле дәрәҗәләрдәге чараларны оештыруда 6000нән артык волонтер катнашты.

Татарстан Республикасында илдә һәм төбәктә уздырыла торган иҗтимагый әһәмияткә ия чараларны уздыруга зур өлеш керткән актив волонтерларны һәм ирекле ярдәмчелек оешмаларын бүләкләү чаралары традицион рәвештә ел саен уздырыла. Аеруча билгеле чаралар арасында “Добровольческий поступок” конкурсы (оештыручы - “Татарстан Республикасының Ирекле ярдәмчелекне үстерү үзәге”) һәм “Ел волонтеры” тантанасы (оештыручы - “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО).

Инде билгеле булганча, Россиядә Волонтер елы Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә Ирекле ярдәмче (волонтер) елын уздыру турында” 2017 елның 6 декабрендәге 583 номерлы Указы нигезендә уздырылды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты


Фото

Яңалыклар