Су спорт төрләрен үстерү үзәге FINA Бөтендөнья конвенциясендә тәкъдим ителде

Су спорт төрләрен үстерү үзәге FINA Бөтендөнья конвенциясендә тәкъдим ителде

10 Декабрь 2018 - 13:29
Рәсми хроника Басма өчен версия

Казанның Су спорт төрләрен үстерү үзәге Кытайның Ханчжоу шәһәрендә 8 нче декабрьдән 10ысына кадәр узган FINA Халыкара йөзү федерациясенең 5 нче Бөтендөнья конвенциясендә тәкъдим ителде.

Конвенциянең миссиясе – бөтен дөньядан булган су спорт төрләре вәкилләре һәм бизнес-лидерлар су спорт төрләрен үстерү һәм FINAның барлык дисциплиналарында нәтиҗәләрне арттыру максатыннан алдынгы тәҗрибә уртаклашыр өчен бергә җыела торган платформаны тәэмин итү.

Су спорт төрләре үзәге эше турындагы доклад белән конференциядә “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров чыгыш ясады.

Докладның эчтәлеге конференция темасына бик туры килә иде: “Инновациягә ирешү – глобаль тормышта су спорт төрләре”.  Азат Кадыйров Үзәк эшенең бөтен дөньядан булган атлетларны дөнья чемпионатларына һәм Олимпия уеннарына FINA канаты астында нәтиҗәле итеп әзерләүгә юнәлдерелгәнлеген әйтте. Биредә спортчылар өчен тренировкалар, тренерлар өчен FINA программалары буенча квалификация күтәрү курслары, тренерларны сертификацияләү,  FINA халыкара семинарлары һәм башка чаралар уздырылачак.  

Конференциядән тыш, конвенциядә халыкара күргәзмә дә оештырылган иде. Су спорт төрләрен үстерү үзәге стенды шулай ук экспозициядә тәкъдим ителде. 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар