Казанда Олимпия чемпионнары призларына Халыкара балалар уеннары башланды

Казанда Олимпия чемпионнары призларына Халыкара балалар уеннары башланды

6 Декабрь 2018 - 17:56
Спорт Басма өчен версия

Казанда Олимпия чемпионнары призларына Халыкара балалар уеннары - XI Александр Попов кубогы башланды. Уеннар спортның 6 төре буенча ярышларны берләштерә. Анда катнашучылар грек-рим көрәше буенча Александр Карелин призларына, гандбол буенча Игорь Лавров призларына, чаңгы ярышында - Александр Легков призларына, нәфис гимнастика буенча - Дарья Шкурихина призларына, синхрон йөзүдә - Светлана Ромашина призларына, йөзүдә - Александр Попов призларына ярышачаклар.

Ярышлар Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең ярышлар объектларында: “Буревестник” бассейнында (йөзү, синхрон йөзү), “Буревестник” җиңел атлетика стадионында (чаңгы ярышлары), уку-лаборатория корпусында (грек-рим көрәше) һәм Гимнастика үзәгендә (нәфис гимнастика), шулай ук “Мирас” спорт комплексында (гандбол) узачак. Барлык ярышларга керү дә бушлай.

5 нче декабрьдә Халыкара балалар уеннарында катнашучыларның беренче тренировкалары башланды. Йөзү буенча турнирларга барыннан да күбрәк сандагы спортчылар теркәлгән – Россия, Сербия, Белоруссия, Молдова, Германия һәм Казахстаннан анда 500ләп кеше катнашачак. Бүләкләргә дәгъва кылучылар арасында - 17 спорт мастеры, 177 спорт мастерына кандидат бар.

Иртән “Буревестник” бассейнында ачылыш тантанасы узды, анда йөзү буенча 4 тапкыр Олимпия чемпионы, ХОК мәртәбәле әгъзасы һәм ХОК ордены кавалеры Александр Попов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосып Якупов катнаштылар.

Йөзү буенча ярышлар тәмамлангач ук “Буревестник” стадионында чаңгы ярышы буенча Олимпия чемпионы Александр Легков тамашачылар өчен мастер-класс күрсәтте. Аңа Олимпия чемпионы Никита Крюков та кушылды.

Аннан соң нәфис гимнастика буенча турнир ачылышы тантанасы узды. “Александр Попов кубогын”да катнашучыларны нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионкасы Дарья Шкурихина сәламләде.

“Мирас” спорт комплексында яшь гандболчылар белән гандбол буенча Олимпия чемпионы Андрей Лавров мастер-класс уздырды. Анда шулай ук 2 тапкыр Олимпия чемпионы Александр Тучкин һәм Олимпия чемпионнары Лев Воронин һәм Станислав Кулинченко да катнаштылар.

XI Александр Попов кубогы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырыла.

Александр Попов кубогының партнерлары һәм дуслары булып инде берничә ел рәттән Samsung Electronics Rus Company, adidas Russia and CIS халыкара компанияләре чыгыш ясыйлар. Ярышларның титуллы партнеры сыйфатында исә 2018 елда “Газпром” ААҖглобальэнергетика компаниясе катнаша. Мәгълүмати ярдәмне “Матч ТВ” телеканалы күрсәтә. “Матч! Наш спорт” телеканалында беренче тапкыр балалар ярышлары трансляциясе дә оештырылачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар