“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының (ГТО) IV җәйге фестивале ябылышы

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының (ГТО) IV җәйге фестивале ябылышы

8 Ноябрь 2018 - 18:50
Рәсми хроника
  • ГТО
Басма өчен версия

Россиядә халыклар бердәмлеге көнен билгеләп узар алдыннан “Артек” халыкара балалар үзәгендә белем бирү оешмаларында укучылар арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының (ГТО) IV җәйге фестивале ябылышы тантанасы булып узды. Фестиваль РФ Спорт министрлыгы тарафыннан Россия Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлектә һәм Кырым Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уздырылды.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Россия спорт министры урынбасары Марина Томилова һәм статс-секретарь – Россия мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович тантананың мәртәбәле кунаклары булдылар.

Ярышларда илнең 83 төбәгеннән иң яхшы яшь физкультурачылар, ГТО комплексының алтын аерымлык билгеләренә ия булучылар катнашты. Җыелма команда составында үз төбәген тәкъдим итү хокукын 654 укучының һәркайсы ГТО нормативлары буенча муниципаль һәм төбәк сайлап алу ярышларында 250 меңнән артык дәгъвачы белән зур көрәштә җиңеп яуладылар.

ГТО Фестивалендә катнашучыларны лаеклы финал белән котлап, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец: “Артек”та күп торасыгыз калмады – тиздән сез өйләрегезгә таралышачаксыз. Әмма “Артек” сезнең күңелләрдә мәңге калачак. Биредә туплаган тәҗрибәгез сезгә алда иң авыр үрләрне яулаганда да ярдәмгә килсен дигән теләктә калам”, - дип белдерде.

Ярышларның спорт өлешендә ГТО комплексына керүче түбәндәге сынаулар (тестлар) бар иде: 60 метрга, 1500 (2000) метрга йөгерү, пневматик винтовкадан ату, тартылып гәүдәне күтәрү, туп ыргыту, урында торган килеш озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш тартылып гәүдәне күтәрү, йөзү, гимнастика урындыгында туры басып торган җирдән алга таба иелү.

Россия спорт министры урынбасары Марина Томилова Фестивальдә катнашучыларга РФ Спорт министры Павел Колобков сәламнәрен җиткерде һәм: “Сез сменада күрсәткән энергия, тырышлык, белемнәр, һөнәри осталыкны үз мәктәпләрегезгә алып кайтырсыз һәм без илебездә сәламәт тормыш рәвешен бергәләп алга этәрербез дип ышанасы килә!”, - дип белдерде.

Ярышларга нәтиҗәләр шәхси исәптә дә, гомумкоманда исәбендә дә ясалды. III яшь баскычындагы малайлар арасында (11-13 яшь) иң яхшысы дип Даниил Агеев (Свердловс өлкәсе) танылды, Виктор Новиков (Забайкальск крае) икенче урынны алды, өченче урында - Илья Зубарев (Пермь крае).

III яшь баскычындагы кызлар арасында иң югары нәтиҗәне Анастасия Новикова (Ханты-Манси автоном округы – Югра) күрсәтте, Анна Поздеева (Удмуртия Республикасы) икенче урында, Анастасия Голубева (Псков өлкәсе) өченче урында.

IV яшь баскычында (14-15 яшь) яшүсмер егетләр арасында беренчелекне Данила Поздеев (Удмуртия Республикасы) алды, икенче урында Иванов Андрей (Рязань өлкәсе), өченче урында – Климентий Мысливцев (Төмән өлкәсе).

IV яшь баскычындагы кызлар арасында узган ярышларда Рената Чайниковага (Чуашстан Республикасы) тиңнәр булмады, икенче урынны Светлана Селезнева (Брянск өлкәсе), өченче урынны – Дарья Мишанина (Чуашстан Республикасы) яуладылар.

Гомумкоманда зачетында лидерлар өчлеге шулай ук билгеле булды һәм алар истәлекле кубоклар, медальләр һәм Россия Спорт министрлыгы дипломнары белән бүләкләнделәр:

1 урын – Удмуртия Республикасы командасы;

2 урын – Новосибирск өлкәсе командасы;

3 урын – Ханты-Манси автоном округы – Югра командасы.

ГТО фестиваленең абсолют чемпионы һәм күчмә ГТО Кубогы иясе булып Удмуртия командасы танылды. РФ Спорт министрлыгы исеменнән эксклюзив бүләк сыйфатында аларга Красноярск шәһәрендә 2019 елның 1-5 март көннәрендә узачак XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасы ачылышы тантанасына баруга сертификат бүләк ителде. “РЖД” ҖЧҖ партнерлыгы ярдәмендә бу егет-кызлар Красноярскка кадәр һәм кирегә төркем билетына да ия булдылар – аны аларга “РЖД” ҖЧҖ социаль үсеш департаменты башлыгы урынбасары Юлия Брагина тапшырды.

“Узган ел Фестивальдә Удмуртия командасы беренче урынны алган иде, быел да шушы нәтиҗәгә ирешер өчен бик тырыштык! – дип белдерде җиңүче команда әгъзасы булган полиатлонистка София Москвина (Ижау). – Мин йөзү, йөгерү, ике кулга таянып, җирдән этелеп күтәрелү буенча ярышларда катнаштым, әмма минем өчен иң хәтердә кала торганы эстафета булды – анда җиңеп чыгарбыз дип уйламаган да идек. Фестиваль әле тагын хәзер бөтен Россия күләмендә фикердәшләребез барлыкка килү белән дә хәтерләрдә калачак”.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты


Фото

Яңалыклар