Екатеринбургта WorldSkills Kazan 2019 флагын каршы алдылар

Екатеринбургта WorldSkills Kazan 2019 флагын каршы алдылар

25 Октябрь 2018 - 10:54
Рәсми хроника Басма өчен версия

Екатеринбургта 24 нче октябрьдә WorldSkills Hi-Tech 2018 V милли чемпионаты ачылышы кысаларында WorldSkills Kazan 2019 флагын каршы алу һәм Казанда узачак дөнья чемпионатын презентацияләү чаралары узды. 

Быел WorldSkills Hi-Tech 597 конкурсантны һәм 450 дән артык тәҗрибәле Россия һәм чит ил экспертлары-осталарын җыйды. 36 команда 40 компетенциядә ярыша. Командалар Россия дәүләт корпорацияләрен һәм ил промышленносте лидерларын: Росатомны, Ростехны, БАКны (Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясен), Роскосмосны, Евразны, СТАНны, ЧТПЗны (Чиләбе торба эшләнмәләре заводы), УВЗны (Уралвагонзавод), Роснефтьне, Ростелекомны, Россетины, Сибурны, РЖДны, “Газпром нефть” ААҖны һәм башкаларны тәкъдим итәләр. 

Инде билгеле булганча, WorldSkills флагының Россия этабы эстафетасы  2018 елның августында, “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) VI милли чемпионатының Көньяк Сахалинда узган финалында старт алды һәм Россия Федерациясенең 24 субъекты буйлап узачак. Екатеринбургтан флаг Томскка (6 ноябрь), аннары Волгоградка (16 ноябрь) һәм Симферопольгә китәчәк (19 ноябрь).

WorldSkills Kazan 2019 флагы эстафетасының Россия этабы флагны төбәк, корпоратив яки тармак чемпионатлары ачылышларында яки ябылышларында каршы алуны, шулай ук өстәмә активлыклар вариантларын күздә тота:

- һөнәри белем бирү уку йортларында, колледжларда, югары уку йортларында, субъекттагы әйдәп баручы заводларда һәм производстволарда булу, алар кысаларында  һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын һәм “WorldSkills флагы эстафетасы” проектларын презентацияләү;

- WorldSkills чемпионнары белән очрашу, “WorldSkills флагы эстафетасы” күргәзмәсен оештыру, WorldSkills Kazan 2019 Илчелегенә багышлауның рәсми чарасы;

- төбәкләрнең истәлекле урыннарында булу һәм башкалар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар