Казан XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада – 2019 уты эстафетасын кабул итә

Казан XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада – 2019 уты эстафетасын кабул итә

26 Октябрь 2018 - 00:00
Рәсми хроника Басма өчен версия

Казан 2018 елның 10 нчы ноябрендә XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада – 2019 уты эстафетасын кабул итә. Эстафета 10 сәгать 30 минутта Игенчеләр сарае яныннан (Федосеев урамы, 36 йорт) кузгалып китәчәк.

Маршрутның Казандагы гомуми озынлыы - 2500 м. Утны Татарстан Республикасы башкаласы урамнары буйлап Воскресенье манарасы, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, “Кол Шәриф” мәчете, Татарстан тарихы музее, Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе яныннан узачак 25 факел йөртүче алып барачаклар.

Студентлар уеннары уты эстафетасы 11сәгать 50 минутта Каан федераль университетының төп корпусы янында (Кремль ур., 18) төгәлләнәчәк, финал бәйрәменең кульминация мизгеле исә утны шәһәрдә кабызу булачак.

Казаннан Кышкы универсиада-2019 уты Екатеринбургка китәчәк, 17 нче ноябрьдә эстафетаның чираттагы этабы шунда уза.

Инде билгеле булганча, Студентлар уеннары уты эстафетасы 20 нче сентябрьдә Италиянең Кышкы универсиада – 2019 утын кабызу тантанасы узган Турин шәһәреннән старт алды. Халыкара этап кысаларында факел йөртүчеләр Алма-Ата (Казахстан) һәм Харбин (КХР) урамнары буенча уздылар. Россия территориясендә Студентлар уеннары уты инде Мәскәүдә, Калининградта, Симферопольдә, Ростов-на-Донуда, Ставропольдә һәм Грозныйда булды. Ут эстафетасының федераль этабы маршрутында барлыгы 30 зур шәһәр колачлана. Кышкы универсиада – 2019 уты эстафетасы 2019 елның 1 мартында Красноярскта төгәлләнәчәк.

Кышкы универсиада – 2019 уты эстафетасы “Норникель” тау-металлургия компаниясе һәм SiberianWellness ( “Сибирское здоровье” халыкара корпорациясе) ярдәмендә уза.

“Норникель” (“Норильский никель” ТМК” ААҖ) – дөньякүләм тау-металлургия промышленносте лидеры, югары сортлы никель һәм палладий җитештерүче. “Норникель” Россия спортына күптәннән һәм төрле яклап ярдәм итә. Компания Красноярскта уза торган XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада – 2019 чарасының генераль партнеры, Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) партнеры, Россия Олимпия комитеты һәм Россиянең Олимпия командасы партнеры, Футбол буенча Россия җыелма командасы һәм Россия футбол союзы партнеры, Россиянең мини-футбол ассоциациясе һәм “Мини-футбол в школу – Регион Заполярье” бөтенроссия проекты партнеры, Кичке хоккей лигасы һәм Дөнья легендалары хоккее лигасы партнеры, Россия керлинг федерациясе һәм Дудинкада ArcticCurlingCup халыкара турниры партнеры булып тора. Моннан тыш “Норникель” ЦСКА профессиональ баскетбол клубы һәм “Норильский никель” мини-футбол клубы хуҗасы да.

SiberianWellness/ “Сибирское здоровье” халыкара корпорациясе – Красноярскта уза торган XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада- 2019ның  “Обогащенные продукты питания” категориясендәге рәсми спонсоры. SiberianWellness спорт, матурлык һәм сәламәтлек өчен инновацияле товарларны инде 22 ел дәвамында җитештерә. Себер үзәгеннән булган экологик яктан чиста һәм натураль ризыкларны, SiberianWellness натураль витамин комлексларын һәм спорт туклану ризыкларын инде дөньяның 65 илендә беләләр. Корпорациянең мәртәбәле амбассадорлары Кышкы универсиада-2019 факелын илнең төрле шәһәрләре буйлап йөртү хокукына ия булдылар. 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар