WorldSkills Kazan 2019 флагы - Мәскәүдә

WorldSkills Kazan 2019 флагы - Мәскәүдә

22 Октябрь 2018 - 19:56
Рәсми хроника Басма өчен версия

WorldSkills Kazan 2019 флагы һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге “Мәскәү осталары” VII ачык чемпионат җиңүчеләрен бүләкләү кысаларында   19 нчы октябрьдә Мәскәүдә булды.

Флагны каршы алу кысаларында катнашучыларга WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты презентацияләнде.

“2019 елда һөнәри осталык буенча  “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатын үз илебездә кабул итүгә бик шатбыз. Сезнең белән безгә шундый бәхет елмайды. Дөньядагы һәм илдәге һөнәри чемпионатларны карап барып, шуны әйтергә була - егет-кызларыбыз үз осталыклары, үз нәтиҗәләре белән ел саен безнең бу чемпионатны уздыру хокукына бик лаек икәнлегебезне раслап торалар! Без исә үз ягыбыздан Казанда узачак дөнья чемпионатының тарихта иң яхшысы булуы өчен тырышачакбыз”, - дип белдерде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Михаил Леонов һәм сәламләү чыгышы ахырында бар кешеләрне дә Казанда узачак чараны тамаша кылырга чакырды.

WorldSkills флагы эстафетасының Россия этабы 2018 елның август аенда Көньяк Сахалинда “Яшь профессионаллар  (WorldSkills Russia)” VI милли чемпионаты финалында башланып китте һәм Россия Федерациясенең 24 субъекты буйлап узачак. Маршруттагы чираттагы шәһәрләр: Екатеринбург (24 октябрь), Томск (6 ноябрь), Волгоград (16 ноябрь), Симферополь (19 ноябрь).

WorldSkills Kazan 2019 флагы эстафетасының Россия этабы флагны  төбәк, корпоратив яки тармак чемпионатлары ачылышларында яки ябылышларында каршы алуны, шулай ук өстәмә активлыклар вариантларын күздә тота:

- һөнәри белем бирү уку йортларында, колледжларда, югары уку йортларында, субъекттагы әйдәп баручы заводларда һәм производстволарда булу, алар кысаларында  һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын һәм “WorldSkills флагы эстафетасы” проектларын презентацияләү;

- WorldSkills чемпионнары белән очрашу, “WorldSkills флагы эстафетасы” күргәзмәсен оештыру, WorldSkills Kazan 2019 Илчелегенә багышлауның рәсми чарасы;

- төбәкләрнең истәлекле урыннарында булу һәм башкалар.

WorldSkills хәрәкәтенең ярты гасырлык тарихында беренче тапкыр  WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитеты тарафыннан уникаль проект – WorldSkills флагы эстафетасы булдырылды. Әлеге проектның максаты – бөтен дөньядагы эшче профессияләр вәкилләрен берләштерү, шулай ук икътисадый үсеш һәм шәхси уңышлар өчен һөнәри күнекмәләрнең мөһимлеген аңлату. 

2017 елда Абу-Дабида WorldSkills чемпионаты ябылышында WorldSkills флагы тантаналы рәвештә Россия Федерациясе делегациясенә тапшырылган иде. Аннан соң флаг  XIХ яшьләр һәм студентларның бөтендөнья фестиваленә Сочига кайтарылды, рәсми эстафетага старт шуннан бирелде.

Эстафета халыкара һәм Россия этапларыннан, шулай ук флаг катнашындагы өстәмә махсус проектлардан тора. WorldSkills  флагының халыкара космик станциядә булуы Эстафетаның шундый махсус проектларының берсе булды. Космоста өч айга якын булганнан соң, 2018 елның 12 мартында Мадридта (Испания) WorldSkills флагының халыкара этабы башланып китте. Тантанада WorldSkills International президенты Саймон Бартли катнашты.

Аннан соң WorldSkills флагы дөнья чемпионатларын алдагы елларда кабул иткән 19 илдә (Германия, Нидерланд, АКШ, Көньяк Корея, БГӘ, Португалия, Финляндия, Франция, Ирландия, Швейцария, Австралия, Канада, Италия, Бельгия, Бөекбритания, Австрия, Бразилия, Япония һәм Тайвань) булып кайтты. Флаг тукталган һәрбер илдә аңа алда узган чемпионатларның логотиплары төшерелде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар