Ил укучылары “Артек”тагы ГТО җәйге фестиваленә әзер

Ил укучылары “Артек”тагы ГТО җәйге фестиваленә әзер

17 Октябрь 2018 - 19:33
Рәсми хроника Басма өчен версия

Илнең 83 төбәгеннән булган 657 укучы “Артек” халыкара балалар үзәгендә 17 нче октябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр узачак ГТОның IV бөтенроссия җәйге фестивале финалында төп приз өчен көрәшәчәкләр.

Мәктәп укучылары арасында җәйге фестиваль ГТО хәрәкәтендә үзәк вакыйга булып тора һәм өч этапта уза. Муниципаль һәм төбәк берәмлекләрендә узган бренче һәм икенчесе инде төгәлләнделәр. Сайлап алу этапларында 250 мең кеше катнашты. Катнашучылар яшь баскычларына туры килә торган номативларны: ерак һәм якын араларга йөрегү, алга иелү, снаряд ыргыту, йөзү төрләрендә ярыштылар.

Икенче этап нәтиҗәләре бунча РФ субъектлары, ярышлар турындагы нигезләмә буенча, финалда катнашу өчен 11-12 яшьләрендәге ике малай һәм ике кыздан (III яшь баскычы) һәм13-15 яшьлек ике егет һәм ике кыздан   торучы (IV яшь баскычы) җыелма командаларын формалаштырдылар.

ГТО сынауларыннан тыш катнашучыларның физик культура һәм спорт өлкәсендә белемнәре дә тикшереләчәк. Конкурс программасына шулай ук ГТО комплексын яшьтәшләр арасында алга этәрү буенча иң яхшы проектка һәм “Команда ГТО!” темасына иң яхшы агитбригадага иҗади конкурс та уздырылачак. Фестиваль өч атнадан артык бару сәбәпле, “Артек”та балаларны бик тыгыз белем бирү программасы һәм мәдәни программа көтә.

Команда зачетында җиңүчене һәм призерларны спорт ярышларында гына түгел, иҗади конкурсларда катнашканда алган баллар суммасы буенча ачыклыйлар. Җиңүче команда ГТО бөтенроссия фестиваленең күчмә кубогын алып китәчәк.

“Артек” мәктәп укучылары арасында ГТО бөтенроссия физкультура-спорт җәйге фестивален инде икенче тапкыр кабул итә. Беренче ике фестиваль Белгородта һәм Владимирда уздылар. ГТО җәйге фестиваленең тантаналы ачылышы “Артек”та 19 нчы октябрьдә 17:00 сәгатьтә уза. Тантанада РФ Спорт министры Павел Колобков, РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова һәм РФ Мәгариф министрлыгының балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Игорь Михеев катнашалар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Яңалыклар