Спорт форумында ГТО лицензиатлары белән килешүләр имзаланды

Спорт форумында ГТО лицензиатлары белән килешүләр имзаланды

11 Октябрь 2018 - 18:05
Рәсми хроника Басма өчен версия

Чараны Россия спорт министры урынбасары Марина Томилова ачты. “Вакыт белән бер аяктан атлап барганыгыз һәм Россия Спорт министрлыгы тәкъдимнәрен күтәреп алуыгыз өчен рәхмәт. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә ГТО комплексы халык арасында популярга әйләнер һәм мондый партнерларыбыз елдан ел күбрәк булыр дип ышанабыз”, - диде ул.

Партнерларны һәм лицензиатларны ГТО комплексын гамлгә ашыруга җәлеп итү ГТО комплексының бер өлеше буларак 2016 елда старт алган, чараны финанслауның бюджеттан тыш чыганакларын формалаштыруга юнәлдерелгән Маркетинг программасы кысаларында эшләнә.

ГТО комплексының федераль операторы – “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов: “Бүген традицион лицензиатлар белән килешүләр имзаланачак. Ике еллык уртак эшчәнлек төгәлләнде, шуңа күрә без алдагы өч елга килешүләр төзергә ниятлибез. Федераль законда Маркетинг программасы кысаларында керүче акчалар ГТО комплексына реинвестицияләнә дип беркетелгән. Акчалар комплексны үстерүгә тотыла һәм сәламәт тормыш рәвешен яратучы кешеләрне торган саен комплекска күбрәк тартуга сарыф ителәчәк”.

“ГТО спорт оешмасы” ҖЧҖ һәм “Диалог-Конверсия” сәнәгать берләшмәсе ГТО лицензиатлары булдылар. “Диалог-Конверсия” компаниясе чараларны комплекс символикасы белән булган сувенир һәм бүләк атрибутикасы белән тәэмин итү белән шөгыльләнәчәк. “ГТО спорт оешмасы” ҖЧҖ исә спорт мәйданчыклары, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яссы җайланмалар, ГТО комплексы сынауларын узу өчен фирма мәйданнары ясау эшенә керешә.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар