Идел буе федераль округының алты вәкиле “ГТО Илчесе” статусына ия булдылар

Идел буе федераль округының алты вәкиле “ГТО Илчесе” статусына ия булдылар

11 Октябрь 2018 - 17:45
Рәсми хроника Басма өчен версия

“Россия – спорт державасы” халыкара спорт форумы кысаларында бүген, 11 нче октябрьдә, ГТОның алтын аерымлык билгеләрен тапшыру һәм “ГТО Илчесе” статусына билгеләү тантаналары узды. Чара Россия Федерациясе спорт министры урынбасары МаринаТомилова катнашында узды.

ГТОның алтын аерымлык билгеләренә Ульяновскның III-X яшь баскычларындагы 14 гражданы ия булды:

1. Желтова Анастасия Ивановна – III яшь баскычы, Ульяновск шәһәренең 57 номерлы урта мәктәбенең 6В сыйныфы укучысы, 2018 елның ноябрендә Артекта узачак Җәйге фестиваль финалында катнашу өчен Ульяновск өлкәсе җыелма командасы әгъзасы;

2. Степанов Ян Сергеевич – IV яшь баскычы, Димитровград шәһәрендәге Университет лицееның 9 Б сыйныфы укучысы, Димитровград шәһәрендәге “Спартак” футбол клубында шөгыльләнә;

3. Горин Сергей Николаевич – V яшь баскычы, Ульяновсктагы Гвардия Суворов Хәрби училищесының 7 курсы укучысы, Вешкаймск районы;

4. Краснов Евгений Сергеевич – VI яшь баскычы, Ульяновсктагы Авиация төп маршалы Б.П.Бугаев исемендәге гражданнар авиациясе институтының 1 курс студенты, спорт гимнастикасы буенча Россиянең спорт мастеры;

5. Ковалевская Анастасия Олеговна – VI яшь баскычы, Ульяновск өлкәсенең Физик культура һәм спорт министрлыгының финанс-хокукый бүлеге консультанты;

6. Смекалин Александр Александрович – VII яшь баскычы, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе;

7. Афанасьева Ольга Вячеславовна – VII яшь баскычы, Ульяновск өлкәсенең төбәк тестлаштыру үзәге җитәкчесе, йөзү буенча Россиянең спорт мастеры;

8. Карасева Светлана Евгеньевна – VII яшь баскычы, җәмәгать активисты, сәламәт туклануны пропагандалаучы, сәламәт тормыш рәвешен алып баручы;

9. Фәйзуллин Фәнис Рәхимҗан улы – VII яшь баскычы, Советлар Союзы Герое М.П. Хватков исемендәге Луговск төп белем бирү мәктәбендә физкультура укытучысы;

10. Маринин Сергей Александрович – IX яшь баскычы, Ульяновск өлкәсе Спорт гимнастикасы федерациясе рәисе, СССРның спорт мастеры;

11. Никитин Юрий Васильевич – IX яшь баскычы, тхэквондо буенча балалар-яшүсмерләр Олимпия резервы спорт мәктәбе директоры урынбасары;

12. Григорьев Александр Владимирович – X яшь баскычы, пенсионер, чаңгы, марафон, байдаркада ишү белән мавыга, су туризмы буенча ярышларда катнаша, җиңел атлетика буенча спорт мастерына кандидат, чаңгыда ярышу буенча 1 спорт разрядына ия;

13. Гора Галина Анатольевна – X яшь баскычы, Ижаудагы  “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе;

14. Юманов Анатолий Александрович – X яшь баскычы, пенсионер.

“ГТО комплексына кушылганнарның һәм алтын аерымлык билгеләренә ия булганнарның барысын да котлыйм. Әлеге физкультута-спорт хәрәкәте массакүләм спортта локомотив булып тора. Кабат торгызылган комплекс күпләребез өчен физик культура белән көн дә шөгыльләнү өчен стимул булыр һәм спорт белән даими дуслыкка китерер дип исәплим. ГТО Илчеләре безгә ил субъектларында сәламәт тормыш рәвешен һәм спортны тагын да ныграк пропагандаларга ярдәм итәләр. Сез комплекс философиясендә язылганнар яшьләребезнең реаль гамәлләрендә чагылыш тапсын өчен шәхси үрнәк булып торачаксыз”, - дип белдерде  Марина Томилова.

“ГТО Илчесе” статусына Идел буе федераль округының 6 вәкиле ия булды:

1. Ашихмина Александра Александровна – снаряд ыргыту буенча Россия рекорсменкасы, җиңел атлетика буенча Киров өлкәсе спорт җыелма командасы тренеры;

2. Близнова Ирина Юрьевна – гандбол буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннары чемпионы һәм көмеш медале иясе (Самара өлкәсе);

3. Иванова Алина Петровна – җиңел атлетика буенча СССРның атказанган спорт мастеры, Европа һәм дөнья чемпионкасы һәм рекордсмены, спорт йөреше буенча Олимпия уеннарында катнашкан кеше (Чуашстан Республикасы);

4. Лекомцев Владислав Алексеевич – Россиянең атказанган спорт мастеры, биатлон һәм чаңгы ярышы буенча Паралимпия уеннарының ике такыр чемпионы һәм өч тапкыр бронза призеры (Удмуртия Республикасы);

5. Печенин Кирилл Игоревич – мини-футбол буенча Европа чемпионаты җиңүчесе (сукырлар спорты), альтернатив Паралимпия уеннарында катнашучы, мини-футбол буенча Россия җыелма командасы әгъзасы (Марий Эл Республикасы);

6. Дациев Даци Асхабалиевич – Россиянең атказанган спорт мастеры, кикбоксинг буенча халыкара турнирлар җиңүчесе һәм призеры, Россиянең күп тапкырлар чемпионы (Саратов өлкәсе).

Самара өлкәсеннән ГТО Илчесе Ирина Близнова: “Биредә булган барлык ГТО Илчеләре исеменнән безгә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерәм. Без үз төбәкләребездә спортны тагын да тырышыбрак үстерергә, сәламәт тормыш рәвешен ныграк пропагандаларга тырышачакбыз”, - дип белдерде.

ГТО Илчесенең төп бурычы булып физик культураны һәм спортны популярлаштыру, халык арасында сәламәт тормыш рәвешен һәм “Хезмәткә һәм оборонага әзер" бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынауларын үтәүне пропагандалау тора. ГТО Илчеләре үз үрнәкләрендә гражданнарны ГТО сынауларын узарга әзерлеккә һәм аларны үтәүгә мотивлаштыралар, физик активлыкның, спорт секцияләренә һәм клубларга, стадионнарга һәм бассейннарга йөрүнең, саф һавада чаңгыда йөрү, җәяүле прогулкаларның мөһимлеге турында мәгълүмати һәм PR-кампанияләр уздыралар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар