Ульяновскта “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында ГТО стенды эшли башлады

Ульяновскта “Россия – спорт державасы” форумы кысаларында ГТО стенды эшли башлады

10 Октябрь 2018 - 10:11
Рәсми хроника Басма өчен версия

Форум эшенең беренче көнендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты. Визит кысаларында дәүләт башлыгы ГТО комплексының алтын аерымлык билгеләренә ия булучылар белән очрашты.

Форум кысаларында мәгълүмати стенд мәйданында Россия регионнары вәкилләренә алтын аерымлык билгеләрен тапшыру, “ГТО Илчесе” статусына билгеләү һәм фәнни-гамәли конференция һәм лицензия килешүләрен имзалау чаралары узачак.

“Заманча ГТО комплексы россиялеләр томышында бик мөһим вакыйгага әйләнде. Хәзерге вакытта 8,6 миллион кеше инде нормативларны үтәүдә катнаштылар һәм үзләренең физик мөмкинлекләрен ачыкладылар. Бу форум кысаларында без төрле чаралар уздыруның яңа практикаларын белә, 6 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрне илнең физкультура-спорт хәрәкәтенә тарту тәҗрибәбез белән уртаклаша алабыз”, - дип белдерде ГТО комплексының федераль операторы - “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров.

“Россия – спорт державасы” форумы Ульяновскта үз эшен чәршәмбе көнне башлап җибәрде. Чара программасы 12 нче октябрьдә төгәлләнәчәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар