Казанда Су спорт төрләрен үстерү үзәге барлыкка киләчәк

Казанда Су спорт төрләрен үстерү үзәге барлыкка киләчәк

21 Сентябрь 2018 - 17:24
Рәсми хроника Басма өчен версия

Татарстан Республикасы спорт министрлыгында 22 нче сентябрьдә Татарстан Республикасы белән FINA Халыкара йөзү федерациясе арасындагы хезмәттәшлек имзаланды. FINA белән хезмәттәшлек кысаларында Казанда аны булдыру якларның уртак инициативасы булган Су спорт төрләрен үстерү үзәге барлыкка киләчәк.

Килешүне үз имзалары белән FINA Халыкара йөзү федерациясе президенты FINA Хулио Маглионе һәм ТР спорт министры Владимир Леонов беркеттеләр. Килешүне имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, FINA Халыкара йөзү федерациясе башкаручы директоры Корнель Маркулеску, Бөтенроссия йөзү федерациясе беренче вице-президенты Григорий Стецюк һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич катнаштылар.

Сәламләү чыгышында ТР спорт минстры Владимир Леонов FINA белән килешү төзү Татарстанда су спорт төрләрен үстерүдә тагын бер адым дип белерде.

“Татарстан Республикасы белән FINA Халыкара йөзү федерациясе арасындагы тыгыз хезмәттәшлек һәм профессиональ мөнәсәбәтләр Казан 2015 елда кабул иткән Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатына әзерлек чорында ук башлынды һәм без хезмәттәшлекне хәзергәчә дәвам итәбез”, – диде ул.

Шәһәрнең FINA яклавы астындагы ярышларны иң югары дәрәҗәдә уздыру өчен барлык мөмкинлекләре – тәҗрибәсе, инфраструктура, җирле халыкның су спорт төрләренә мәхәббәте – барысы да бар.

FINA гаиләсе белән хезмәттәшлекне дәвам итү кысаларында Казанда Су спорт төрләрен үстерү үзәге төзеләчәк, аны төзү якларның уртак инициативасы. Үзәк Олимпия резервы училищесы базасында (“Олимпиец” спорт комплексы) төзеләчәк.

Үзәк шулай ук Татарстан Республикасыннан булган һәм яңа үрләр яулаячак спортчылар һәм тренерлар өчен дә хезмәт итәчәк дип ышанам. Белем күтәрү процессы барсын өчен, Татарстаннан булган су спорты тренерларын һәм белгечләрен Үзәктәге белем бирү чараларында катнаштыру гомумән дә безнең принципиаль максатларыбызның берсе. Бу әлбәттә спортчыларга да кагыла, үсештә зур адымнар ясар өчен бу аларга да кирәк. Бу безнең өчен һәм су спорт төрләренә битараф булмаган башкалар өчен дә зур вакыйга”, – дип белдерде министр.

Владимир Леонов шулай ук төбәкнең төп спорт вузы – Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең дә Үзәк белән актив хезмәттәшлек итәчәген белдерде.

FINA Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе Казанның мондый объектлар төзелеше өчен Россиядә иң уңайлы урын булуын әйтте.

“Казан – Россиянең спорт үзәге, аның спорт башкаласы. Без бирегә килүгә һәм биредә төрле халыкара чараларны уздыруга гына түгел, Татарстан Республикасы белән гомумән алганда актив хезмәттәшлек итүгә дә бик шатбыз. Президент Рөстәм Миңнехановның су спорт төрләре буенча күрсәтә торган ярдәме, башында Владимир Леонов торган зур команданың эзлекле эшчәнлеге буенча фикер йөрткәндә, Су спорт төрләрен үстерү үзәгенең нәкъ менә биредә булырга тиешлегенә шик калмый: биредә инфраструктура бик яхшы, шуңа биредә профессиональ спорт кына үсеш алып калмый, торган саен күбрәк гади халык та спортка һәм сәламәт тормыш рәвешенә тартыла. Бу проектның һәр як өчен дә уңышлы буласына шигем юк, ул су дисциплиналарын Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буенча алга этәрергә ярдәм итә торган үзәк булыр дип ышанам”, – диде Хулио Маглионе.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева FINA вәкилләрен сәламләп, үзара хезмәттәшлекнең уңышлы буласына өмет белдерде.

“Күп еллардан бирле тыгыз хезмәттәшлектә торучы кунакларыбызны бик шатланып сәламлибез. Әлеге хезмәттәшлекнең җимешләре күренеп тора- Татарстан спорт инфраструктурасы үсешендә дә, кешеләрнең спортка тартылулары өлкәсендә дә әйдәп баручы урында тора. Бу адымның барыбызга да уңыш кына китерәсенә ышанам”, – диде Ләйлә Ринат кызы.

Бөтенроссия йөзү федерациясенең беренче вице-президенты Григорий Стецюк Су спорт төрләрен үстерү үзәген Казанда төзү идеясен хуплады һәм үз ягыннан Федерациянең Үзәкне үстерүдә кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтәсенә ышандырды.

Казанда FINA яклавы астындагы чаралар, шулай ук су спорт төрләре буенча Россия һәм республика күләмендәге чаралар даими нигездә уздырылып киләләр. 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатыннан тыш биредә суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе ярышлары уза, 2018 елдан башлап йөзү буенча FINA дөнья кубогы этаплары уздырыла башлады. 2016 елда синхрон йөәзү буенча дөнья беренчелеге узды. 2017 елда Татарстан 2022 елда кыска суда йөзү буенча FINA дөнья чемпионатын кабул итү хокукын яулады.

Яңа үзәкнең эше FINA ярдәмендә төрле илләрдән булган атлетларны Олимпия уеннарына нәтиҗәле әзерләү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнлдерелгән булачак. Инфраструктураны һәм тренерлар озатуын Россия ягы тәэмин итә. Мондый үзәкләр бүгенге көндә АКШта, Тайландта һәм Сенегалда эшләп киләләр инде.

Су спорт төрләрен үстерү үзәге базасында алга таба спортчылар өчен өйрәнүләр һәм тренерлар өчен FINA программасы буенча белем күтәрү курслары, рәсми затларны 6 су дисциплинасы буенча өйрәтүне максат иткән FINA мәктәбе, FINA тренерларны серификацияләү программасы, FINA халыкара чаралары уздырылачак.

Үзәк бурычлары:

· Өйрәнүләр һәм белем бирү процесслары өчен һәр спортчының мөмкинлекләрен максималь ачарга ярдәм итә торган инфраструктура булдыру;

· Һәр атлетны аның сәламәтлек торышын саклау/яхшырту максатыннан тиешле медицина күзәтүе белән тәэмин итү;

· Белем һәм квалификация дәрәҗәсен арттыру максатыннан, тренерларны һәм рәсми затларны (судьяларны) өйрәтү өчен белем бирү платформасын оештыру.

Су спорт төрләрен үстерү үзәге базасында алга таба спортчылар өчен өйрәнү чаралары һәм тренерлар өчен FINA программасы нигезендә квалификация күтәрү курслары, рәсми затларны 6 су дисциплинасы буенча өйрәтүне максат иткән FINA мәктәбе, FINA тренерларны серификацияләү программасы, FINA халыкара чаралары уздырылачак квалификация күтәрү курслары узачак.

Үзәкне үстерү программасы 5 модульдән тора:

1. FINA стипендияләре – бары тик спортчылар өчен генә. FINA стипендияләр программасы FINA өлешчә финанславы хисабына аның милли федерациясе тарафыннан тәкъдим ителгән бер элиталы спортчыга финанс ярдәме һәм техник ярдәм алу мөмкинлеген бирә.Стипендия спортчыга якындагы дөнья чемпионатларына әзерлек вакытында һәм квалификациядә ярдәм итә;

2. FINA квалификация күтәрү курслары – тренерлар һәм рәсми затлар (судьялар) өчен;

3. FINA мәктәпләре – бары тик рәсми затлар (судьялар) өчен генә;

4. FINA тренерларны сертификацияләү программасы;

5. FINA халыкара семинарлары.

Белешмә өчен:

Хәзерге вакытта йөзү Татарстан Республикасында иң массакүләм, популяр һәм өстенлекле спорт төре булып тора. Төбәктә таралган 119 спорт төре арасында ул 4 нче урында тора, ә җирле балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә өйрәтелә торган 75 спорт төре арасында 3 нче урынны били. Татарстан Республикасында йөзү белән 30 000 кеше шөгыльләнә.

2013 елдан алып 2017 елга кадәрге вакыт эчендә Татарстанда йөзүгә карата тотрыклы кызыксыну күзәтелә. Бигрәк тә ул 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узганнан соң артты.

Республикада 223 (10 ачык) һәм (213 ябык) йөзү бассейннары исәпләнә, йөзү бассейннарының гомуми мәйданы 53348 кв.м. Йөзү бассейннарныың барлык казаннары 92 ачык йөзү корылмасында (бассейннарда) һәм 45 каплаулы корылмаларда (физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм йөзү бассейны) урнашкан.

Республикадагы барлык бассейннарның бер сәгатькә кеше кабул итү мөмкинлекләре – 8332 кеше. 2017 ел нәтиҗәләре буенча ТРда бассейннар 98,2%ка тулы булганнар.

Татарстан бүгенге көндә физик культура һәм спорт өлкәсендәге учреждениеләр саны буенча Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Мондый корылмаларны Татарстан территориясендә сафка бастыруның төп максаты – республиканың һәр муниципаль районын бассейн һәм универсаль спорт залы белән тәэмини итү. Татарстан халкы физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә тели, шуңа күрә хәзерге көндә аларны бу мөмкинлек белән тәэмин итәр өчен барысы да эшләнә.

5 ел эчендә Татарстандагы балалар-яшүсмерләр мәктәпләрендә йөзү буенча уңай динамика күзәтелә: 2013 елда 5481 кеше (2107 кыз) шөгыльләнгән булса, 2018 елда бу сан 8048 кешегә арткан (3193 кыз).

БЯСМнең 39 бүлекчәсендә су спорт төрләре буенча 8048 кеше шөгыльләнә, 164 тренер-укытучылар белем бирә, шуларның 134е штатта исәпләнә.

2015 елда Казанның Су спорт төрләре сарае базасында Су спорт төрләре буенча республика махсус балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (йөзү, суга сикерү, синхрон йөзү) эшли башлады.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар