“Казанга бер елдан кайтырга шат булачакмын”. Дөнья кубогы этабында тагын берничә бүләк уйнатылды

“Казанга бер елдан кайтырга шат булачакмын”. Дөнья кубогы этабында тагын берничә бүләк уйнатылды

9 Сентябрь 2018 - 19:12
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы ярышларының өченче көнендә Татарстан спортчылары ике медаль алдылар.

Комплекслы йөзү белән 400 метрга ярышта Казан җанатарларын Эдуард Вәлиәхмәтов көмеш медаль белән сөендерде.

“Үземнең төп нәтиҗәм булган 4:19 вакыт күрсәткече белән йөзәргә тырыштым, әмма авыру аркасында мин теләгәнчә килеп чыкмады. Әмма алган урынымнан канәгатьмен. Барысы да яхшы, алга таба эшләячәкбез”, – диде Вәлиәхмәтов.

Ир-атлар, комплекслы йөзү белән 400 метр

1. Давид Веррасто, Венгрия – 4:20.68

2. Эдуард Вәлиәхмәтов, Россия – 4:24.57

3. Николай Соколов, Россия – 4:25.00

Аркада 100 метрга йөзү ярышында Митчелл Ларкин җиңеп чыкты. Аның өчен Су спорт төрләре сарае бассейны чын мәгънәсендә бәхетле урын. Алдарак ул инде аркада 200 метрга йөзү ярышында беренче булган иде. Бронза Владимир Морозовта.

“Дөнья кубогы этабының нәкъ менә Казанда узуына шатмын. Бу бай мәдәниятле һәм матур урыннары күп булган шәһәр. Чыгышыма килгәндә, канәгатьмен. Казанга тагын бер елдан кайтырга шат булачакмын”, – диде Ларкин.

Ир-атлар, аркада 100 метр

1. Митчелл Ларкин, Австралия – 53.99

2. Майкл Эндрю, АКШ – 54.36

3. Владимир Морозов, Россия – 55.08

Баттерфляй белән 50 метрга йөзү ярышында Морозов тагын бер бронза алды. Бу юлы турнирның яңа рекордын куйган Андрей Говоров җиңде.

“Биредәге чыгышымны 10 баллдан 7гә бәялим. Булдыра алганның барысын да эшләдем. Мин Казанда өченче тапкыр. 2013 елдагы Универсиада вакытында җиңгән идем. Биредә бассейн яхшы, оештыру эшләре бик югары дәрәҗәдә”.

Ир-атлар, баттерфляй белән 50 метр

1. Андрей Говоров, Украина – 22.87

2. Майкл Эндрю, АКШ – 23.19

3. Владимир Морозов, Россия – 23.38

Венгрия йөзүчесе Катинка Хошсу Казанда чираттагы медальләрен яулады. 800 метрга йөзү ярышында ул Кытай кызына бирешкән булса, аркада 200 метрга һәм комплекслы йөзү белән 200 метрга ярышларда беркемгә дә беренчелекне бирмәде. Аркада йөзүдә көмеш медальне Татарстан йөзүчесе Ирина Приходько алды.

“Барысы да яхшы, вакыт күрсәткече дә бик шәп. Теләгемә ирештем дип уйлыйм. Хошсуны куып тотармын дип уйлаган идем, әмма көчем җитмәде. Казанда бик яхшы чыгыш ясадым. Әзерлек яхшы иде. Дөнья кубогының Казанда узуы миңа бик ярдәм итте. Кешеләр безнең өчен җан атып тордылар”, – диде Ирина Приходько.

Хатын-кызлар, ирекле стиль белән 800 метр

1. Чаньчжэнь Чжоу, Кытай – 8:35.03

2. Катинка Хошсу, Венгрия – 8:46.48

3. Жужанна Якабош, Венгрия – 8:59.53

Хатын-кызлар, баттерфляй белән 100 метр

1. Сара Шестрем, Швеция – 57.42

2. Кимберли Бьюс, Бельгия – 58.33

3. Александра Турецкая, Швейцария – 59.17

Хатын-кызлар, аркада 200 метр

1. Катинка Хошсу, Венгрия – 2:10.13

2. Ирина Приходько, Россия – 2:11.00

3. Татьяна Салкутян, Молдова – 2:11.42

Хатын-кызлар, комплекслы йөзү белән 200 метр

1. Катинка Хошсу, Венгрия – 2:12.71

2. Жужанна Якабош, Венгрия – 2:14.81

3. Сиши Чжан, Кытай – 2:14.87

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа департаменты

Фото

Яңалыклар