Казанда Пляж волейболы буенча Европа беренчелегендә кызлар арасында плей-оффта уйнаячак командалар билгеле булды

Казанда Пляж волейболы буенча Европа беренчелегендә кызлар арасында плей-оффта уйнаячак командалар билгеле булды

25 Август 2017 - 18:36
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Волейболчы кызлар арасында төркем этабы уеннары төгәлләнде. Шимбә көнне плей-офф старт ала.

А төркеме

Воронина/Бочарова – Бешарт/Луц – 2-0 (21:14, 21:12)

Гедикоглу/Гозен – Тот-Лакиц/Татраи – 2-0 (22:20, 21:7)

Россия пары Мария Бочарова – Мария Воронина төркемдә барлык өч матчта да җиңделәр һәм көндәшләренә бер партия дә бирмәделәр, шулай итеп 1/8 финалда үзләренә урын яуладылар.

“Турнир әйбәт кенә бара, әлегә үз дәрәҗәбездән түбәнрәк уйныйбыз, әмма һәр сет саен көчлерәк була барабыз. Бурыч – медальгә ия булу. Плей-оффта булачак көндәшләр турында уйламыйбыз, үз уеның, тактика турында уйларга кирәк”, - диләр Россия кызлары.

B төркеме

Золнерчикова/Свободкова – Морено/Алварес – 0-2 (17:21, 14:21)

Станкевич/Хиржон – Лудкова/Кукушкина – 0-2 (12:21, 4:21)

Беренче урыннан B төркеменә испанлы дуэт Морено-Алварез чыктылар, ә россиялеләр Лудкова һәм Кукушкина, Белоруссия кызлары Станкевич һәм Хиржонны җиңеп, плей-оффта уйнау хокукына ия булдылар. Безнекеләр аларны икенче сетта тар-мар иттеләр – 21:4.

C төркеме

Шнидер/Крист – Булц/Здесар – 2-1 (21:17, 14:21, 15:11)

Остин/Бентли – Виера/Невот – 1-2 (13:21, 21:15, 12:15).

Бу төркемдә командаларның берсе дә җиңелүсез уйный алмады, шуңа күрә парларның берсенә плей-оффка эләгә алмыйча калу аеруча күңелсез булды. Плей-оффка эләгә алмаучылар – инглизләр Остин-Бентли.

D төркеме

Масон/Скамполи – Лысыца/Дашевская – 2-1 (21:17, 19:21, 15:8)

Каладо/Беатриц – Меллмолле/Винделефф – 0-2 (16:21, 18:21)

Италия кызлары Масон/Скамполи турнирны беренче метта тәмамлап, төркемдәге өченче матчны да җиңделәр. Украина кызлары Лысыца/Дашевская икенче булдылар һәм шулай ук плей-оффка чыктылар.

“Украина, Дания, Португалия – көндәшләр бик көчле иделәр, әмма без төркем этабын намус белән уздык. Уңышның сере – үз көчеңә ышаныч, командада аңлашу булу, партнерым белән инде берничә елдан бирле бергә уйныйбыз. Әмма бурычларыбыз чемпионнарныкы, шуңа күрә көрәш әле алда көтә. Кем белән уйнаячагыбызны әлегә карамадык, безнең өчен ул мөһим түгел. Иң мөһиме үзебезнең ничек уйнавыбыз. Плей-оффта барлык парлар да көчле була инде ул”, - диделәр Италия кызлары.

Е төркеме

Леонидоу/Даша – Агаммамадова/Валиева – 2-0 (21:7, 21:10)

Клингер/Гогер – Гросберга/Намике – 2-0 (21:17, 21:13)

Австрия пары Глингер  - Гогер төркемдә өч матчта җиңделәр һәм көндәшләренә бер партия дә бирмәделәр. Төркем этабын алар 126:68 исәбе белән тәмамладылар!

F төркеме

Шон/ван Дрил – Бернсен/Олимстад – 2-0 (21:16, 21:18)

Садейко/Венгерфелдт – Мовчан/Андреюк – 0-2 (16:21, 12:21)

Җиңү Россия пары Мовчан/Андреюкка “Раунд 24” тә урынны гарантияләде һәм алар тиешле нәтиҗәгә ирештеләр. Икенче партиядә Россиядән булган кызларның өстенлеге сизелеп тора иде.

G төркеме

Клепкоу/Матиоу – Андерссон/Хеллвиг – 2-0 (21:16, 21:14)

Пантиру/Григоре – Бен Шломо/Маор – 2-1 (19:21, 21:16, 15:11)

Греция пары Клепкоу/Матиоу төркем этабын бик яхшы күрсәткеч белән төгәлләделәр - 126:57.

H төркеме

Герчинска/Юндзил – Грудзинскайте/Кентавичюте – 2-0 (21:13, 21:7)

Вуоринен/Прихти – Ертелтова/Мартакова – 2-1 (16:21, 21:13, 15:11)

“Без үзебезнең уеннан, төркем раундын ничек узуыбыздан канәгать. Әмма төп көрәш әле алда көтә. Дөресен әйтергә кирәк, әлегә кадәр әллә ни көчле көндәшләр эләкмәде, әмма плей-офф кыенрак булачак. Безгә ул уеннарга әзерләнергә туры киләчәк. Әлегә кадәр безнең өчен иң мөһим уен булып Словакия җыелмасына каршы уен торды. Төрле сәбәпләр аркасында”, - диделәр Польша спортчылары.

26 нчы августта “Раунда 24”, “Раунда 16” матчлары һәм чирекфиналлар узачак.

“Раунде 24” тә менә бу парлар очрашачак:

Лысыца/Дашевская (Украина) - Гедикоглу/Гозен (Төркия)

Золнерчикова/Свободова (Чехия) - Меллмолле/Винделеф (Дания)

Бешарт/Луц (Швейцария) - Лудкова/Кукушкина (Россия)

Вуоринен/Прихти - Пантиру/Григоре

Шнидер/Крист (Германия) - Ертелтова/Мартакова (Словакия)

Андерссон/Хеллвиг - Булц/Здесар (Словения)

Мовчан/Андреюк - Леонидоу/Даша (Кипр)

Гросберга/Намике - Бернтсен/Олимстад

“Раунд 16”га түбәндәге парлар керде: 

Герчинска/Юндзил (Польша), Клепкоу/Матиоу (Греция), Шон/ван Дрил (Голландия), Клингер/Гогер  (Австрия), Масон/Скамполи  (Италия), Виера/Невот  (Франция), Морено/Алварес  (Испания), Воронина/Бочарова (Россия).

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты

  

Фото

Яңалыклар