“Турнирга бурыч бер генә – бары тик җиңәргә”

“Турнирга бурыч бер генә – бары тик җиңәргә”

24 Август 2017 - 17:17
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Казанда Пляж волеболы буенча Европа беренчелегендә егетләр арасында төркем этабының беренче туры матчлары узды.

А төркеме

Архипов/Чухненков – Недергард/Даль – 2-0 (21-11, 21-14)

Артс/Де Грот – Голдштайн/Хадар – 2-0 (21-14, 21-9)

Казанның Пляж спорт төрләре үзәге кортына егетләр арасында Россия пары беренчеләрдән булып чыкты һәм 36 минут эчендә кичә квалификациядә көрәшкән даниялеләрне отты да. Аларның төркем буенча көндәшләре матчны тагын да тизрәк – 27 минут эчендә төгәлләделәр. Икенче партиядә Голландия волейболчылары израильлеләрдән сизелерлек көчлерәк булып чыктылар.

“Бик матур, үзенә җәлеп итә торган уен. Кортны сугышчан шартларда сынап карау мөмкинлеге булды. Көндәшләр бик яхшы уйнадылар, әмма без көчлерәк булып чыктык. Биредә шартлар бик яхшы. Мин кайчандыр уйнаган турнирлар арасында иң яхшысы шушыдыр, мөгаен. Барысы да югары дәрәҗәдә. Пляж волейболы белән 7 ел шөгыльләнәм, классик волейболдан башлаган идем, әмма тренерым – пляж уены буенча Россия чемпионаты призеры, шуңа шулай карар кылды да. Бу төрне сайлаганыма үкенмим. Турнирга бурыч – яхшы итеп уйнау. Яхшы итеп уйнасак барысы да теләгәнчә килеп чыгар”, - диделәр Россия спортчылары җиңү матчыннан соң.

B төркеме

Турнье/Николь – Шустров/Гусев – 0-2 (19-21, 10-21)

Клявиньш/Янсонс – Аман/Андерссон – 0-2 (15-21, 19-21)

Россиялеләр арасында икенче җиңүне Павел Шустров һәм Алексей Гусев яуладылар, алар французлардан беренче сетны  21:19 исәбе белән тартып алдылар, икенчесендә инде көндәшләрен тәмам кысрыкладылар -  21:10.

C төркеме

Лоренц/Шнайдер – Шекунов/Ермотик – 0-2 (17:21, 12:21)

Познански/Крук – Пеетерс/ван де Велде – 2-0 (21:7, 21:10)

Тагын бер Россия пары Денис Шекунов – Тимур Ермотик уены да шуңа охшаш сценарий буенча барды. Икенче сетта алар Германиядән булган көндәшләренә шанслар калдырмадылар.

“Турнирның максаты бер генә – җиңәргә”, - диләр Россия волейболчылары.

D төркеме

Перез Барредо/Пири – Саввидес/Сиапанис – 0-2 (14:21, 12:21)

Давыскиба/Ратуцкий – Мейюс/Таммеру – 2-0 (22:20, 21:19)

E төркеме

Педроса/Кампос – Мазурас/Макарас – 2-0 (21:8, 21:10)

Белло/Белло  - Ринген/Брекке – 2-0 (21:18, 21:14)

F төркеме

Боттоло/Ди Силвестре – Гайош/Штрели – 0-2 (17:21, 12:21)

Седлак/Манас - Вукмирович/Вуйович – 2-1 (21:9, 18:21, 15:1)

G төркеме

Броч/Гисин – Чижар/Попа – 2-0 (21:9, 21:10)

Райтер/Лайтнер – Кескинен/Рако – 2-0 (21:9, 21:7)

H төркеме

Матвеев/Павлюк – Стипанович/Делич – 2:0 (21:10, 21:10)

Оздемир/Чебечи - Удрих/Можич – 1:2 (22:20, 20:22, 13:15)

Егетләр арасында төркем этабы 25 нче авгстка кадәр барачак, 26сыннан плей-офф башлана.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты

Фото

Яңалыклар