“Казандагы Европа беренчелеге - CEV өчен тарихи вакыйга”

“Казандагы Европа беренчелеге - CEV өчен тарихи вакыйга”

23 Август 2017 - 18:03
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Пляж волейболы буенча 18 яшькәчә уенчылар арасында Европа беренчелеге старты алдыннан Су спорт төрләре сараенда турнирны оештыручылар һәм анда канашучылар белән матбугат конференциясе узды.

Иң беренче булып сәламләү сүзләрен Европа волейбол конфедерациясе (CEV) техник делегаты Энрике Гомес әйтте һәм турнирның әһәмиятлелеген югары бәяләде.

“Европа волейбол конфедерациясе исеменнән Казандагы турнирны оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә. Биредә булуыма бик шатмын. Бу Европа беренчелеге - CEV өчен тарихи вакыйга. Мондый чемпионатлар тарихында беренче тапкыр квалификация турниры уздырыла, чөнки турнирда 30дан артык ил катнаша. Бу инде пляж волейболы белән торган саен күбрәк илләр кызыксына дигән сүз. Без яшь спортчылар буынын күрәбез. Без әле бу катнашучыларның исемнәрен берничә елдан пляж волейболы йолдызлары исемнәре буларак ишетербез”, - диде Гомес.

“Казан пляж волейболы буенча телсә-кайсы дәрәҗәдәге турнирны уздырырга әзер. Мин төрле дәрәҗәдәге күп кенә ярышларны күргән кеше һәм биредә дә бик зур һәм яхшы әзерлекне күрәм. Шулай булгач, мәсьәлә бары тик Казанның заявка бирү-бирмәвенә генә кайтып кала”, - диде ЕКВ делегаты.

Казандагы турнир директоры Леонид Гольдман сүзләренчә, Казан пляж волейболы буенча ярышларны уздырырга тулысынча әзер.

“CEV һәм Энрикега безнең илгә күрсәткән ышанычлары өчен зур рәхмәт. Пляж волейболы Казанда инде беренче тапкыр гына уздырылмый. Бер ай элек кенә әле биредә Бөтенроссия пляж уеннары һәм Россия Кубогы уздырылды. Биредә Универсиада да бик югары дәрәҗәдә узды. Казан пляж волейболы белән бик яхшы таныш һәм без бу шәһәргә кабаттан матур ярышлар килүгә шатбыз. Турнирда 18 яшькәчә булучылар уйнавы символик мәгънәгә ия – бу Европа һәм Россия пляж волейболының киләчәге. Барлык спортчыларга да, шулай ук үзебезең егет-кызларга да уңышлар телим”, - диде Гольдман.

Алга таба Россиянең хатын-кызлар һәм ир-атлар командаларының баш тренерлары Олег Киселев һәм Дмитрий Федотов та үз тойгылары белән уртаклаштылар.

“Бу Россия спорты өчен зур вакыйга. Татарстан Республикасы җитәкчелегенә турнирны оештырган өчен рәхмәт әйтергә телибез. Барысы да бик уңайлы һәм спортчылар өчен уйлап эшләнгән. Яшьләр турнир алдыннан яхшы кәефтә, без ышанычны акларга тырышырбыз”, - диде Киселев.

“Без Россиядә мондый ярышлар уздырылуын күптән тели идек инде. Аны уздырган өчен Татарстанга зур рәхмәт! Бу уенчылар безнең киләчәгебез, перспективалы яшьләр. Зурлар дәрәҗәсендә дә алар зур уңышларга ирешерләр дип өметләнәбез. Яшүсмерләр дәрәҗәсендә әле мин барысы да шулай уйланылганлыгын беренче тапкыр күрәм. Барысы да югары дәрәҗәдә. Үзебезнең иң яхшы якларыбызны күрсәтергә телибез. Тырышырбыз”, - диде Федотов.

Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов пляж волейболының Татарстанда актив үсештә булуын һәм торган саен популярлаша баруын әйтеп китте.

“Мин Бөтенроссия волейбол федерациясенә һәм Европа волейбол конфедерациясенә ышанычлары өчен рәхмәтле. Без Казанда спорт белән яшибез һәм сулыйбыз. Пляж волейболы бездә популяр. Күптән түгел узган “Зенит” кубогында 184 команда катнашты. Татарстан спортчылары күбрәк булсын иде дигән теләк зур һәм моның өстендә эшлибез. Турнир уздыру көчле спортчыларны ачыкларга ярдәм итә. Без Казанда волейболны пропагандалау өчен тырышабыз”, - диде Шәйхетдинов.

Россия җыелма командасы уенчылары Павел Шустров һәм Мария Бочарова Казанның турнирга әзерлеген шулай ук югары бәяләделәр.

Европа беренчелегенең квалификация ярышлары чәршәмбе көнне старт алды, ир-атлар һәм хатын-кызлар турнирларының төп сеткасы жирәбәсе исә 20.00 сәгатьтә узачак.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты 

Фото

Яңалыклар