"Драйв 32" һәм “Звезда” пляж футболы буенча Россия чемпионаты финалына чыкты

"Драйв 32" һәм “Звезда” пляж футболы буенча Россия чемпионаты финалына чыкты

11 Июль 2017 - 15:00
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Казанда узучы Бөтенроссия пляж уеннарында футбол матчларының иң кызыклылары башланды.

Пляж футболы, кызлар. Ярымфиналлар

"Альфа" - "Драйв 32" - 1:2

Ольга Сержантованың ерак дистанциядән озаткан ике матур тубы Брянски командасына җиңү һәм финалга юллама китерде! Уен бик киеренке барды һәм кызыклы килеп чыкты.

“Без әле генә финалга чыктык, шуңа күрә мин Казанны яратам! Минем, әлбәттә, финалга чыкканым бар иде, ләкин үземнең Брянски командасы белән – беренче мәртәбә. Брянскның әле беркайчан да финалда булганы юк иде. Искиткеч атмосфера! Шәп шәһәр! “Альфа” – бер дигән көндәш, көчле команда. Ләкин быел без дә төшеп калганнардан түгел – әзерләндек, шөгыльләндек, үзенә генә хас булган рухи көчкә ия команда тупладык – без бит Драйв! Ә хәзер менә финалда уйныйбыз”, - дип сөйләде "Драйв 32" уенчысы Иветта Акулова.

НЕВА - "Звезда" - 1:5

Икенче ярымфиналда Санкт-Петербургтан ике команда очрашты. Аларның кайсысы көчлерәк икәнен әйтү кыен иде. Очрашуның 18 нче минутына кадәр исәп тигез торды: 1:1. Горшкова керткән голга НЕВА Глафира Бажанованың төгәл тубы белән җавап бирде. Аннары Горшкова тагын бер тапкыр гол кертте, ә Россия чемпионнары үз мөмкинлекләрен кулдан ычкындырдылар. Соңрак Наталья Зайцева үз командасы исәбенә тагын ике гол өстәде, ә матч ахырында НЕВА уенчысы Евгения Захарова тупны үз капкасына тибеп кертте.

“Бу көндәш безгә бик тә таныш, без алар белән Санкт-Петербургта бик еш очрашабыз. Ләкин бу уенга без башкаларга әзерләнгән кебек әзерләндек, чөнки көндәшләр барысы да тигез, шулай булгач, һәр уенда бөтен көчеңне кулланырга кирәк. Финалда ни буласын алдан фаразлап торасы килми. Табигый, без җиңү генә телибез, башкача була алмый. Иртәгә моны исбатлаячакбыз”, - диде “Звезда” командасыннан Карина Ташкулова.

5-8 нче урыннар өчен турнир

Түбән Новгород өлкәсе җыелма командасы - Мирас - 3:3, 1:0 пенальти буенча

"Алтай" – Вахитов районы БЯСМ (ДЮСШ) - 2:2, 1:0 пенальти буенча

Чәршәмбе көнне тагын дүрт матч үтәчәк, алар хатын-кыз командалары арасында пляж футболы буенча турнирны тәмамлый.

Җиденче урын өчен матч: "Мирас" - Вахитов районы БЯСМ (ДЮСШ) - 10.00

Бишенче урын өчен матч: Түбән Новгород өлкәсе җыелма командасы - "Алтай" - 11.00

Бронза өчен матч: "Альфа-09" - НЕВА - 12.00

Финал: Драйв-32 - "Звезда" - 13.00

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты

Фото

Яңалыклар