ЦСКА һәм "Кристалл" лидерлыкны саклый

ЦСКА һәм "Кристалл" лидерлыкны саклый

10 Июль 2017 - 22:12
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Бөтенроссия пляж уеннарында Россия Чемпионатының 10 нчы туры тәмамланды. Моннан тыш, тай боксы буенча ярышларда беренче квалификация сугышлары узды.

«Строгино» - «Сити» - 2:3

Голлар: Еремеев (19), Аксенов (35) – Гори Габриэлле (12, 34), Рамачиотти (28).

“Сити” исәбендәге тупларның өчесен дә Италия җыелма командасы уенчылары кертте, алар Казанга матч узасы көнне генә килгән иде. Гори штраф тибүе башкарып, командага җиңү китергән өченче голны кертте. Нәтиҗәдә “Сити”, сезонда 4 нче җиңүен яулап, турнир таблицасында алтынчы юлдагы урынын ныгытты.

“Әйбәт кенә чыгыш ясадык бүген. Егетләрнең барысы да көрәште. “Строгино” – бик яхшы команда, безгә тынгылык бирмәде, тик без бар көчебезне җыя алдык һәм бу матчны оттык”, - дип сөйләде “Сити” командасыннан Алексей Краснощеков.

ЭЛМОНТ – ЦСКА – 4:7

Голлар: Лохмачев (11), Бокач (12), Зборовский (22, 27) – Колбанов (11), Мамадиев (12, 15), Отт Ноэль (13, 14, 24), Рафинья (32).

Моңа кадәр рәттән берничә уенда җиңелеп килгән ЭЛМОНТ унынчы турда ЦСКА белән очрашуда да шул ук язмышка тарыды. Бары бер минут дәвамында гына командалар көчләре тигез булып алды: 2:2. Ноэль Отт көндәш команда капкасына ике туп озатты, Мамадиев керткән өченче гол ЦСКАга җиңәргә һәм чемпионатта лидерлыкны саклап калырга мөмкинлек бирде.

“Уеныбызга иң югары бәяне бирә алам. Безгә өч очко кирәк иде, без аларны алдык. Әлбәттә, тамашачыга кызык булды бу уен, пляж футболы үзе үк күзәтергә һәрвакыт кызык булган спорт төре. Голлар күп кертелә, без моны бу матчта күрсәттек тә. Көндәшебез дә безгә бик зур булмаса да, каршылык күрсәтте, тик ахыр чиктә без көчлерәк идек”, - дип сөйләде ЦСКАдан Валентин Михайлов.

«Дельта» - «Кристалл» - 2:5

Голлар: Солдатов (1), Чурляев (13) – Датинья (7), Островский (8), Родриго (19, 26), Ильинский (29).

Бразилияле Родриго Казан пляж футболы сөючеләренең мәхәббәтен яулавын дәвам итә. Бүген “Кристалл” йолдызы тагын ике гол кертте, ә аның командасы чираттагы җиңүен яулады. “Дельта» ил чемпионатының Казан этабында өченче тапкыр җиңелде.

“Әлегә яхшы барабыз, барысы да шәп, шулай да төзәтәсе җирләр дә бик күп әле, бу бик яхшы. Иң мөһиме – бүген өч очко алдык, һәм хәзер киләсе уенга әзерләнәбез”, - дип белдерде “Кристалл” уенчысы Кирилл Романов.

«Спартак» - «Локомотив» - 1:5

Голлар: Борсук (5) – Макаров (12), Маурисиньо (20, 32), Никоноров (31), Лукао (36).

Көннең иң әһәмиятле матчы “Локомотив” җиңүе белән тәмамланды. Команда беренче булып капкасына туп уздырды, тик бераздан уен юнәлешен борып җибәрергә үзендә көч тапты. Игорь Борсук исәпне ачты, тик бу гол спартаклылар өчен бөтен матчка бердәнбер булып чыкты. “Локомотив” үз көче дәрәҗәсендә уйнады, ә Борис Никоноров үзе керткән голлар санын тагын да арттырды.

11 нче турда уйныйлар:

«Крылья Советов» - «Кристалл»

«Дельта» - ЭЛМОНТ

«Сити» - ЦСКА

«Строгино» - «Локомотив»

Тай боксы

Кремль яр буенда урнашкан рингта берничә көн дәвамында Бөтенроссия пляж уеннары кысаларында тай боксы буенча ярышлар узачак. Беренче көнне авырлык категорияләренең берничәсендә беренчел сугышлар үтте.

Хатын-кызлар арасында 45 килограммга кадәр булган категориядә Мария Ратманская һәм Наталья Ларченко җиңү яулады. 48 килограммга кадәр категориядә Дарья Ганзвинд һәм Татьяна Петрова алга чыктылар. 51 килограммга кадәр категориядә Екатерина Гурина һәм Дарья Пунтус җиңде. Анастасия Горынина һәм Кристина Кузнецова 57 килограммга кадәр булган категориядә медальләр өчен көрәшне дәвам итәчәк.

Егетләрдән киләсе раундка ун сугышчы үтте: Кошмөхәммәд Җомаев, Аллабирде Рамазанов, Кирилл Хомутов һәм Абдул Дадаев (63,5 кг), Максим Гаськов, Жасурбәк Сабиров, Федор Савельев и Эдуард Шигин (67 кг), Александр Скворцов һәм Иван Косых (71 кг).

Киләсе сугышлар сишәмбе көнне үтәчәк.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты

Яңалыклар