Россиянең регби-7 буенча җыелма командасы Европа чемпионы булды

Россиянең регби-7 буенча җыелма командасы Европа чемпионы булды

9 Июль 2017 - 23:22
Спорт Басма өчен версия

Казанда хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-При сериясенең йомгаклау этабына нәтиҗәләр ясалды. Финалда Россия җыелма командасы Англияне җиңде, “бронза” Ирландиягә китә, ә турнирда иң көчле саналган Франция командасы медальсез калды. 5 нче урын өчен матчта Уэльс Польшадан өстенлек алды, 7 нче урында – Португалияне җиңгән Бельгия.


Казанда узган Гран-Приның соңгы матчлары коеп торган яңгыр астында узды, шуңа карамастан финал уеннары чын бәйрәм төсендә үттеләр. Европа Чемпионатының йомгаклау таблицасы ике этап нәтиҗәләре нигезендә төзелгәнлектән, һәр матч зур әһәмияткә ия иде.


Бельгия – Португалия 5 - 28 

 
7 нче урын өчен көрәш үҗәтлек белән барды, зур көч таләп итте. Командалар үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтергә тырышты, бу очрашуга киеренкелек өстәде.

“Уен “баткак” иде, әмма кызыклы булды. Без күбрәк яклану чаралары күрдек, көндәштән арттарак калып бардык, ләкин һөҗүмдә дә үзебезне күрсәтә алдык, агрессив уйнадык. Очрашу нәтиҗәсе безгә бик үк әһәмиятле түгел иде, тик регби уен кырына җиңү турында уйлап чыкмау бездә кабул ителмәгән. Гомумән алганда, начар уйнамадык. Бельгиядә регби күршеләребездәге кебек, Россиядә кебек үк яхшы үсеш алмаган, Европа чемпионатында 7 нче урын – лаеклы нәтиҗә, җитмәсә без турнирны җиңү дулкынында тәмамладык, бу һәрвакыт күңелле хәл”, - дип очрашуга аңлатма бирде Бельгия спортчысы Анна Джокин. 


“Турнир бик кызыклы, катлаулы һәм безнең өчен файдалы узды, чөнки без иң көчле коллективлар белән очраштык. Европа чемпионатларында катнашу – телевидениедә күренергә дә мөмкинлек бирә, телетрансляцияләр челтәренә керәсең, бу шулай ук безнең спорт төрен киңрәк таратырга ярдәм итәр. Шунысы гына кызганыч – Казанның күренекле урынары белән танышып өлгермәдек, вакыт җитмәде”, - дип өстәде ул.


Уэльс – Польша 0 - 24 

5 нче урын өчен көрәш тә кызыклы узды, чөнки командаларның икесе дә төп бурычларын үтәгән иде, бу уен аларга күңел өчен булды. Җанатарлар да матчны кызыксынып карады, яңгыр коеп торуга карамастан, трибуналарда тамашачы күп иде. Шулай да Уэльсның классы Польша командасыныкыннан югарырак иде, шуңа күрә “аҗдаһалар”ның җиңүе көтелмәгән әйбер булмады.

“5 нче урын өчен матчта җиңүебез яхшы булды, ләкин без турнирда яхшырак уйный ала идек, яхшырак уйнарга тиеш тә идек. Ике турнир рәттән 5 нче урын алу – начар түгел, әмма без күбрәк булдыра алабыз. Киләсе сезонда тырышырга кирәк”, - диде уеннан соң Уэльс спортчысы Шинди Брииз.  

Шинди Европа Гран-При уеннарында катнашу үзенә бик ошаганын әйтте, һәм ярышларның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте.

“Казан – искиткеч матур һәм кызыклы шәһәр. Монда Европаның иң яхшы командалары җыелган, шуңа монда чыгыш ясау безгә бик кызык. Англия, Франция, Ирландия, турнир хуҗабикәләре – Россия кызлары – болар дөнья дәрәҗәсендәге җыелма командалар. Яшәү шартлары, матчларны уздыру дәрәҗәсе дә шулай ук югары”.

Ирландия – Франция 40 - 0 

“Кече финал” бу ике команда өчен төрле әһәмияткә ия иде. Ирландия кызлары Россияне җиңә алмаячакларын ярымфиналда ук аңлап, бу фикер белән килешкән булсалар, Франция кызларының Россиядән көтелмәгән җиңелү аркасында күңелләре төшенке иде. “Яшелләр” моннан оста файдаланды. Бу җиңү Ирландиягә командаларның гомуми рейтингында Испанияне узарга китәргә мөмкинлек бирде.

 “Кулыбызга “бронза” эләккәнгә бик шатбыз, ә тагын да сөенечлерәк хәл – бөтен чемпионат нәтиҗәләре буенча без 3 нче урында Дөнья Кубогына квалификация уздык, бусы безнең төп максат иде. Бу сезон начар булмады шикелле, турнирдан-турнирга, уеннан-уенга без яхшыра бардык. Киләсе сезонда тагы да әйбәтрәк чыгыш ясарга иде, шул вакытта хаклы рәвештә дөнья регби элитасы арасында урын алырбыз”, - диде матчтан соң Ирландия спортчысы Стейси Флууд.

 “Ирландиядә регби шактый популяр, илебезнең командасы регби-15 буенча Дөнья Кубокларында даими катнашып килә, регби-7 командасының да нәтиҗәләре яхшы. Бу спорт төренә өйрәнергә теләп секцияләргә язылучы балалар да күп. Хөкүмәт тә гел игътибар бирә, безнең регбиның киләчәге зур”, - дип сөйли Стейси.

Француз җыелма командасы тренеры Давид Корту кызларының зуррак нәтиҗләргә ирешә алуына ышана, ә җиңелү – тәҗрибәсезлектән һәм җиңүгә артыгы белән омтылганга, ди ул.

“Безнең командабыз бик яшь иде. Берничә сәбәп белән - чиктәш турнирлар, имгәнүләр аркасында безнең иң көчле уенчыларыбыз Казанга килә алмады. Ә яшь кызлар басымга чыдамады. Шулай булгалый – җиңәсең бик килә, тик дулкынланасың, ә көндәш каты тора, яхшырак уйный һәм җиңеп чыга. Хәзер үз-үзеңне битәрләүдән мәгънә юк, безнең өчен бу бик кирәкле тәҗрибә булды, җәен күбрәк шөгыльләнергә кирәк булыр, шул вакытта җиңүләр дә килер. Җыелма команданың бу составы да киләчәктә яхшы уйнаячак”, - дип саный Франция командасының баш тренеры.

Россия – Англия 21 - 0 

Ике команда да финалга ышанычлы адымнар белән килеп, башка көндәшләрен зур кыенлыклар кичермичә генә җиңгәнгә, турнирның хәлиткеч уены аеруча кызык булачак иде. “Пәһлеваннар сугышы” булыр кебек тоелса да, Россия кызлары көндәшләренә бер өмет тә калдырмады.

“Кыскача әйткәндә, барысы да искиткеч! Без Европа чемпионнары булдык, үз өебездә, йөзләрчә җанатарлар күз алдында! Шундый шәп стадионда континентның иң яхшы командаларына каршы уйнадык һәм барлык матчларда диярлек “коры” исәп белән җиңеп чыктык! Күңелдә хисләр ташып тора!”, - дип сөенече белән уртаклашты Россия җыелма командасы һөҗүмчесе Мария Кукина.

 Мария финал матчының башка уеннардан артык аерылып тормавын билгеләп үтте.

 “Финалда җаваплылык югары, ләкин без басымга әзер идек. Иң мөһиме – ныклы максат һәм тренер куйган бурычларны үтәү”.

 Англия спортчысы Кейли Смит команданың “ алтын”га да мөмкинлекләре булганын, әмма алар өчен “көмеш” тә кадерле булуын әйтте.

 “Бу сезонда беренче тапкыр без финалда уйнадык, димәк, Казан этабы уңышлы узды. Җиңә алмасак та, финалда шактый яхшы чыгыш ясадык, позицияләрдә уйнадык, тик бүген Россия кызларын туктатып булмый иде”.

 Россия җыелма командасы баш тренеры Андрей Кузин үзләре яулаган җиңүгә матчның өйдә уйналган булуы һәм турнирның бик яхшы дәрәҗәдә оештырылуы өлеш кертте диде.

 “Өйдә уйнау һәрвакыт рәхәтрәк, җиңелрәк. Җанатарлар бик күп, алар гел көч биреп торды, стадион да бер дигән. Казанда беренче кат уйнавыбыз түгел, җыелулар уздырабыз, шәһәр белән таныш. Безне монда сөенеп каршы алалар, шәһәр регбины ярата. Шуңа да Казанда безнең җыелма команда гадәттә уңышлы чыгыш ясый. Бу турнирда да үзебезнең югары осталыгыбызны күрсәттек. Польша белән матчтан кала барлык очрашуларда да уен барышын контрольдә тоттык, ныклы ышаныч белән җиңүгә бардык, еш кына көндәшкә бер очко ясарга да ирек бирмәдек. Хәзер мин кызларга да, бу ярышларны оештыручыларга да рәхмәт әйтер идем. Без, әлбәттә, регби бәйрәмен боза алмадык, җиңәргә тиеш идек”.

 Уеннар тәмамлангач турнирның ябылу тантанасы узды. Уенчыларның һәркайсына медальләр һәм командаларга бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләргә медальләр һәм кубокларны “Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС)” җитәкчесе Игорь Артемьев, Татарстанның регби федерациясе президенты, республиканың премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов тапшырдылар.

Бүләкләү тантанасыннан соң Rugby Europe турнирларның директоры  Мишель Арпаянж уеннар нәтиҗәләренә бәя бирде.

 “Әлбәттә инде, Россияне котлыйм, үз өеңдә Европа чемпионаты “алтын”ын яулап алу – бу истә калырлык зур һәм матур вакыйга. Башка командалар да үзен күрсәтте, Англия, Ирландияне билгеләп үтәр идем. Медальләр яулап алулары белән бу командалар, Испания, Россия һәм Франция артыннан Дөнья Кубогына керә алды. Турнирны оештыру шулай ук уңышлы булды, бөтен сораулар тиз арада хәл ителде. Минемчә, Казан киләчәктә регби буенча дөнья турнирларын да кабул итәргә әзер”.

Йомгаклау таблицасы (җиңү һәм җиңелүләр нисбәте) : 

  • 1. Россия 6-0 

  • 2. Англия 5-1 

  • 3. Ирландия 4-2 

  • 4. Франция 4-2 

  • 5. Уэльс 4-2 

  • 6. Польша 2-4 

  • 7. Бельгия 2-4 

  • 8. Португалия 2-4 

  • 9. Нидерланды 3-2 

  • 10. Испания 1-4 

  • 11. Швеция 1-4 

  • 12. Италия 0-5 


Хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа чемпионаты этабы Казанда Үзәк стадионда 8 нче һәм 9 нчы июльдә узды. Турнирда Россия, Нидерланд, Швеция, Польша, Англия, Ирландия, Франция, Португалия, Италия, Испания, Бельгия һәм Уэльс җыелма командалары катнашты. Уеннар Казанда өченче тапкыр үткәрелде, Россия командасы беренче мәртәбә барлык этапларда да җиңү яулады.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты

Фото

Яңалыклар