Пляж футболы буенча Россия чемпионаты: "Локомотив" һәм "Спартак" 10 нчы раундта очраша

Пляж футболы буенча Россия чемпионаты: "Локомотив" һәм "Спартак" 10 нчы раундта очраша

9 Июль 2017 - 23:00
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Бөтенроссия пляж уеннарында ир-ат командалары арасында пляж футболы буенча Россия чемпионатының 9 нчы туры һәм оча торган диск буенча ярышлар тәмамланды.

Пляж футболы, ир-атлар

ЦСКА – Строгино  - 3:2

Голлар: Перемитин (17), В. Крышанов (22), Степлиани (26) – Аксенов (30), Борсук (34)

Башта ук өч гол кертеп армиялеләр шактый алга чыкса да, уенның ахыры тынгысыз булды. Җиңү китергән туп -  ЦСКАның иң яхшы һөҗүмчесе Сергей Степлиани исәбендә.

ЭЛМОНТ – «Кристалл» - 3:6

Голлар: Востриков (22), Кузьмин (36, 36) – Крашенинников (6, 23, 24), Карташов (14), Родриго (15), Романов (25).

Юрий Крашенинников бер ЭЛМОНТ белән матчта гына да моңа кадәр уйнаган матчларга караганда күбрәк туп кертте. Ул ясаган хет-трик уенга хәлиткеч нокта куйды.

«Крылья Советов» - «Локомотив» - 2:6

Голлар: Виноградов (16), Раскин (28) – Маурисиньо (4), Никоноров (6, 14, 21), Н. Крышанов (15, 24).

«Локомотив» 15 нче минутка 4:0 исәбе белән алда килә иде, аннары көндәшенә бер тупны кире кайтарып алырга форсат бирде. Өч тупны сезонның иң яхшы бомбардиры Борис Никоноров кертте.

“Минем туплар кертүем бик яхшы, ләкин иң мөһиме – бу командага җиңәргә мөмкинлек бирә. “Локомотив”ка файда китерергә тырышам, шул ук вакытта үз статистикамны да яхшыртам булып чыга. Казандагы этап алдыннан куелган бурыч әлегә үтәлми. Без һәр матчта җиңүне алдыбызга максат итеп куйган идек, ә узган турда “Дельта”га җиңелдек. Этапны ике җиңү белән тәмамларга өметләнәбез. Алда безнең яраткан “Спартак”, аның белән уеннар һәрвакыт авыр уза. Шәп матч булачак, җанатарларны көтеп калабыз”, - диде Борис Никоноров.

«Спартак» - «Дельта» - 5:2

Голлар: Земсков (7, 12, 21), Павленко (12), Федоров (15) – Бокинья (19), Фелипе (34).

Лидерлар төркеменә керүче бу ике команда көрәшендә “Спартак” җиңеп чыкты. Мәскәү уенчылары очрашу барышында үзләрен кыю тотты, җиңүгә ышаныч белән уйнадылар. Өч туп керткән Федор Земсков команданың иң яхшы уенчысы буларак танылды. “Аклы-кызыллылар” киләсе матчларын Мәскәү “Локомотивы” белән уздырачак.

““Локомотив”ка каршы уйнау кызык булачак. Яхшы футбол күрсәтергә тиешбез. Миңа алар командасынаң иң яхшы бомбардиры Борис Никоноровның һөҗүм итәргә әзер булып, ыргылып торуы ошый. Бу егеттә һәр һөҗүмчедә булырга тиешле футбол мин-минлеге бар. Моны мин бик яхшы әйбер дип саныйм. Безнең белән матчта яклаучыларга аны “капларга” булышырга тырышачакмын”, - диде Федор Земсков.


“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты

Фото

Яңалыклар