«Казанда шәп җылы атмосфера». Кызлар командалары арасында пляж футболы буенча турнир дәвам итә.

«Казанда шәп җылы атмосфера». Кызлар командалары арасында пляж футболы буенча турнир дәвам итә.

9 Июль 2017 - 22:40
Рәсми хроникаСпортМәдәниятВолонтерларИнтервью Басма өчен версия

Якшәмбе Казанда Бөтенроссия пляж уеннарында зур футбол көне булды. Кызлар турнирында плей-оффның өч уенчысы ачыкланды. Калининградның “Альфа-09” командасы, Санкт-Петербург “НЕВА”сы һәм Брянскидан килгән “Драйв-32” үз төркемнәреннән аерылып чыкты. Калган юлламаның язмышы дүшәмбе көнне хәл ителәчәк. Аңа Санкт-Петербургтан «Звезда» командасы һәм Түбән Новгород өлкәсе җыелма командасы дәгъва кыла.

Пляж футболы, кызлар

МИРАС – Драйв 32 – 2:7

“Драйв 32” уенчысы Иветта Акулова дүрт гол кертте, шуның белән ул командасына Казанда икенче җиңү алып килде.

“Казанда бер дигән җылы атмосфера. Бүген 6:2 исәбе белән җиңдек, дус кызым голлар кертте. Ә чынлыкта командадагы бөтен кызлар да минем ахирәтләрем”, - диде “Драйв 32”дән Дарья Степанова.

Вахитов районы БЯСМ (ДЮСШ) – Түбән Новгород өлкәсе җыелма командасы – 2:5

Альбина Исмагилованың төгәл итеп капкага озаткан тубыннан соң Вахитов районы спорт мәктәбе командасы 18 нче минутта 2:1 исәбе белән алга чыкты. Шулай да Түбән Новгород кызлары матч барышын борып җибәреп, дүрт гол кертә алды. Шуларның икесе Анастасия Ефремова исәбендә.

“Җиңелеп бара идек, тик бераздан көчне туплый алдык. Тренер безнең ачуны чыгарды, көрәшкә юнәлтте. Оештыру – искиткеч. Безгә барысы да бик ошый”, - диде Түбән Новгород өлкәсе командасыннан Елизавета Немец.

НЕВА – «Алтай» - 8:1

Анна Коровушкина 13 нче минутка өч туп кертте, тагын ике тупны көндәш команда капкасына Глафира Бажанова озатты. Бу - “НЕВА”ның зур җиңүе.

«Звезда» - «Альфа 09» - 3:4

Көннең иң киеренке матчында Санкт-Петербург “Звезда” командасы ахыр чиктә Каининград футболчыларына юл куйды. Хәлиткеч гол авторы – Александра Самородова.

Төркемнәрдә баручы турнирның йомгаклау матчлары дүшәмбе көнне узачак.

"Мирас  - "Алтай"

Вахитов районы БЯСМ (ДЮСШ) - Альфа-09

НЕВА - "Драйв 32"

"Звезда" – Түбән Новгород җыелма командасы

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты

Фото

Яңалыклар