Франция командасы регби-7 буенча Европа Гран-При сериясендә ярымфинал стадиясен уза алмады

Франция командасы регби-7 буенча Европа Гран-При сериясендә ярымфинал стадиясен уза алмады

9 Июль 2017 - 19:08
Спорт Басма өчен версия

Ярымфинал уеннары нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы Ирландияне җиңеп, финалга чыкты һәм вакытыннан алда Европа чемпионы булды. Гран-Приның Казан этабында финалга үткән икенче команда – Англиянеке. Югары дивизионда калу өчен ярышта һәм дөнья рейтингының сайлап алу очколары өчен көрәштә Уэльс, Польша, Швеция һәм Нидерланд командалары җиңде.

Россия – Ирландия 27 – 5

Россия өчен ярымфинал җиңел булып чыкмады, әмма кызлар баш тренерларының барлык таләпләрен дә үтәгәнгә күрә, җиңүгә иреште. Ирландиялеләр команда уены күрсәтә алмады, шуңа хәзер аларга өченче урын өчен көрәшергә генә кала.

“Ирландиягә каршы уйнау авыр булды, бу тәҗрибәле, яхшы команда, ләкин без бу очрашуга әзер идек. Без тырыштык һәм үз бурычыбызны яхшы үтәдек. Уңышның төп сәбәбе шул”, - дип саный Дарья Бобкова.

“Җиңел булмаячагын аңлый идек, бу турыда тренер белән уен алдыннан да сөйләштек, җитмәсә Польша белән уйнаганда хаталар да булды. Безнең төп бурычыбыз аларның саклану сызыгын гел борчып тору иде, һәм үз мөмкинлекләребезне файдалану. Без өйдә уйнадык, бу безгә көч бирде – бары нык итеп көрәшергә. Спортта кызганып торыш юк һәм була да алмый”, - дип өстәде Россия җыелма командасының 3 нче номеры.

Ирландия җыелма командасы – дөнья регбиенда иң көчлеләрнең берсе, шул ук вакытта Россия командасы “яшелләр”не еш кына отып бара. Дарья Бобкова әйтүенчә, моның сәбәбе - Россия кызлары рухи яктан көчлерәк булуында.

“Бәлки без ныграк рух белән уйнаганбыздыр. Ни генә булмасын, без кырда югары класс күрсәтергә күнеккән. Һәр моментта ахыргача көрәшергә, көндәшкә бер тамчы да, бер секнуд та уңыш бирмәскә".

Англия – Франция 26 – 15

Икенче ярымфинал дөнья регбиеның гомерлек “дуслар”ын үзара очраштырды. Европа беренчелекләрендә классикага әверелгән очрашу монда да яхшы килеп чыкты. Башта Британия кызлары алга чыкты, аннары “өчтөслеләр” исәпне тигезләү дәрәҗәсенә җитте. Уенда өстенлек Европаның икеләтә чемпионнары французлар кулында булса да, яклаучыларының аяныч бер хатасы аркасында Англия яңадан алга үтәргә мөмкинлек алды. Шуннан соң Франциянең яңа уңышларга көче дә, вакыты да калмады, финалга Британия регбичылары узды.

“Матч искиткеч булды. Турнир турында ялгыш кына белеп алдым, Бауман урамында йөргәндә уенга чакыручы флаерлар тараткан кызга тап булдым. Промобилет алып, кереп чыгарга уйладым. Һич үкенмәдем, Россия җыелма командасы ничек итеп җиңгәнне күрдем, башка командалар уенын карадым. Икенче ярымфинал бик көчле тәэсирләр калдырды, хисләр ташып торды, көтелмәгән нәтиҗә. Киләчәктә регбига ешрак йөрермен дип уйлыйм”, - ди җанатар Евгений.

“Бу катлаулы матч, без командалап уйнадык, шуңа да җиңгәнбездер. Францияне оттык, хәзер Россия командасы белән уйнаячакбыз. Әйе, җиңел түгел, россиялеләр алда баручы булулары өстенә үз кырларында уйный. Ләкин без беркемнән дә курыкмыйбыз һәм һәр матчка тулысынча әзер булып һәм ныклы карар белән чыгабыз”, - ди Англия җыелма командасы вәкиле Дебра Флеминг. 

Польша - Португалия 14 - 10

Польша һәм Португалия җыелма командалары югары дивизионда үзләре өчен хәлиткеч матчта очрашты. Уен киеренке рухта барды, шул ук вакытта кызыклы һәм кискен мизгелләргә бай иде. Каролина Ящинның кыр яны буйлап уңышлы һөҗүме “аклы-кызыллы”ларга җиңү китерде. Матчтан соң бу уенның каһарманына әверелгән һәм команда капитаны да булган Каролина үз дружинасының уңышына аңлатма бирде.

“Катлаулы матч булды, чөнки Португалия тизлек күрсәтә алучы, яшь, сугышчан көндәш. Бу уенга без аерым бер тактика алдык, шулай да җиңү бер дә гади юл белән бирелмәде безгә. Хәлиткеч уеннарда кемнең физик яктан көчлерәк булуы иң зур фактор. Без очрашуның никадәр җитди һәм әһәмиятле булуын аңлый идек, шуңа күрә әзерләндек, өстәмә шөгыльләндек. Бурыч үтәлде, без иң көчле 8 команда арасында, Европаның югары дивизионында калдык, шулай да Уэльс белән 5 нче урын өчен көрәшәчәкбез әле. Үзебез өчен, күңел өчен уйнарга тырышачакбыз, Польша регбие – җитди әйбер икәнен исбат итәчәкбез”.

Каролина үз командасының халыкара дәрәҗәдә чыгыш ясавы илендә регби киңрәк таралуына ярдәм итәсенә ышана.

“Безнең илдә регби торган саен ныграк популярлаша бара. Бер ел элек без иң көчле 12 команда арасына керә алдык, мәктәпләрдәге яшь кызлар бу уңышларны күрә, регби белән шөгыльләнергә киләләр. Тиздән без күршебез Франция кебек үк регби зур үсеш алган ил булып китәрбез дип ышанам”, - ди Каролина.

Бельгия – Уэльс 5 - 27

Чирекфиналларда җиңелгән командалар дөнья рейтингы очколарын яулау өчен үзара очрашты. Уенда Уэльс командасы өстенрәк иде, һәм алар җиңде дә, гәрчә Бельгия дә тиз генә бирешмәде.

“Безнең команда бу матчка тиешенчә әзерләнде, шуңа җиңде дә. Безгә чыннан да бу матчны отып алу бик кирәк иде, чөнки беренче дивизионга төшеп калу куркынычы булды”, - дип билгеләп үтте Уэльс уенчысы Ханна Йонес.

Ханнаның моңарчы Казанга килгәне булмаган, ләкин ул шәһәрнең зур спорт ярышларын кабул итәргә әзер икәнен күргән.

“Казанда безгә бик ошады, монда әле бер генә тапкыр килмәбез дип ышанам. Безнең Уэльста регби культурасы бик киң таралган, ләкин Россиядә дә бу спорт төрен яхшы беләләр”.

Италия – Швеция 12 - 21

Италия җыелма командасы Казан турнирында әлегә бер җиңү дә яулый алмады, Швеция дә шундый ук уңышсызлыкка очрады. Бу ике команда очрашуы Швеция кызлары җиңүе белән тәмамланды.

“Без бу матч нәтиҗәсенә шат, ләкин турнир нәтиҗәсе сөендерерлек түгел. Без түбән дивизионга төшеп калдык, бу начар билге. Хәзер инде бер елдан соң элитага кабат әйләнеп кайтыр өчен тырышачакбыз”, - дип, уйлары белән бүлеште Швеция спортчысы Ребекка Керни.

“Турнир бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Казан турында күп ишеттем, гүзәл шәһәр. Кешеләре яхшы күңелле, ярдәм итәргә торалар. Монда регбины яратулары, ярышларга йөрүләре, бу спорт төре үзенчәлекләрен белүләре күренеп тора. Безнең Швециядәге кебек түгел инде. Бездә еш кына регбины Америка футболыннан аера алмыйлар”, - диде Ребекка.

Нидерланды – Испания 24 - 12

Испания җыелма командасы һушын җыя гына башлаган иде, тагын тар-мар ителде. Бу юлы кызларны Голландиядән көндәш команда җиңеп атты. Ике коллектив та турнирны әллә ни уңышлы үткәрә алмадылар.

“Без бу матчны командада уйнау һәм дөрес сайланган тактика аркасында җиңдек. Нидерландта регби күтәрелеп килә, без җанатарларыбызны сөендерер өчен яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш”, - дип саный Голландия уенчысы Лорен Ларрос.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Медиа һәм коммуникацияләр департаменты

Фото

Яңалыклар