ММЧ вәкилләренә
ММЧ вәкилләренә

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен “Спорт һәм социаль проектлары дирекциясе” КБАО тарафыннан уздырыла торган чараларны яктыртуда катнашырга чакырабыз.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү

Ярышларга аккредитация узар өчен “Аккредитация узуга гариза” формасын тутырырга һәм ярышлар башланырга 5 көннән дә соңга калмыйча аларны media.info@dspkazan.com адресына юлларга кирәк. Хатның темасын “(чараның исеме)нә аккредитация”дип күрсәтүегезне үтенәбез. 

Игътибар! Әгәр дә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе тарафыннан уздырыла торган чарага аккредитацияне беренче тапкыр узасыз икән, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык формасын тутырырга кирәк булачак.

Күп кенә чараларга катнашуга гариза бирү махсуслаштырылган аккредитацияләү системасы аша гамәлгә ашырылуына игътибарыгызны юнәлтәбез. Чараларның “Проектлар” бүлегендә бирелгән битләрендәге мәгълүмат яңартылышын карап барыгыз.

ММЧ өчен сервислар

Журналистлар һәм фотографларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ярышлар обектларында махсус зоналар: матбугат үзәге, конференция залы, микс-зона, матбугат вәкилләре өчен трибуна, фотопозицияләр, инфодеск каралган.   

Ярышлар кысаларында матбугат конференцияләре үткәрелә, сөйләшүләр һәм интервьюлар оештыруда ярдәм күрсәтелә, мәгълүматлаштыру сервислары, урнаштыру, транспорт белән тәэмин итү, тукландыру, таможня-виза процедураларын узуда ярдәм күрсәтү каралган.

Чит ил ММЧ вәкилләре

Чит ил ММЧ вәкилләре уңайлы расписание һәм кызыктыргыч бәя буенча Татарстан башкаласы Казанга уникаль булган уңайлы һәм тукталышларсыз очышлар мөмкинлегеннән файдалана ала. Турыдан-туры очышлар Азәрбайҗан, Беларусь, Венгрия, Вьетнам, Германия, Греция, Доминикан Республикасы, Һиндстан, Испания, Иран, Кыргызстан, Кытай, Латвия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таҗикстан, Таиланд, Тунис, Төркия, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Чехиядән гамәлгә ашырыла.  

Контактлар

Мәгълүмати тәэмин ителеш, ММЧ һәм телетрансляцияләр өчен сервисларны оештыру буенча идарә – media.info@dspkazan.com

  • Идарә җитәкчесе – Диляра Хасанова, +7 (843) 222-07-46 
  • Коммуникацияләр буенча функциональ менеджер – Нина Нарыкова, +79991627665
  • ММЧ һәм ТВ өчен сервислар буенча функциональ менеджер – Аделия Гиниятуллина, +79376225895