Алабуга

Адрес: Татарстан Республикасы, Алабуга шәһ.
Сайт: elabuga.com

Алабуга – Казаннан 200 чакрым ераклыктагы, Тойма һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан шәһәр. Биек кыяда урнашкан Алабуга борынгы шәһәрлеге (XI – XII гасырлар) сәүдәгәрләр шәһәрендә туристлар өчен энҗе бөртеге булып торган урын. Биеклектән искиткеч күренеш ачыла. Борынгы шәһәрлекнең килеп чыгышы турында бик күп легендалар бар, моннан тыш ул “җенле”, “шайтанлы” буларак та билгеле.

Алабуга туристларны яшеллекнең һәм үзләренең бөтен дөньяга данлыклы хуҗалары турындагы истәлекләрне саклаучы борынгы сәүдәгәр йортларының күплеге белән хәйран калдырачак. Күренекле пейзаж остасы – рәссам Иван Шишкин, рус армиясендәге 1812 нче елда Наполеон армиясенә каршы атка атланып сугышкан беренче хатын-кыз-кавалерист Надежда Дурова музей-йорты, гомеренең соңгы көннәрен Алабугада уздырган шагыйрә Марина Цветаеваның Истәлек йорты һәм әдәби музее нәкъ менә шундыйладан.

Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы корылмалары исәбенә шулай ук Туган якны өйрәнү комплексы, дөньяда тиңе булмаган кер юу музее “Портомойня”, Бехтеров исемендәге өяз медицинасы музее, декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе керә.

Шәһәрнең йөрәге булып XVII гасырдагы агач чиркәү урынында төзелгән Спасс соборы тора. Собор Набережная урамында – шәһәр халкы һәм кунакларының яратып йөри торган урынында урнашкан. Ул XVIII гасырда Тойма елгасының биек яры читендә калкып чыккан һәм көньяктан шәһәрнең көнбатыш өлеше кварталларын уратып үтә.

Сүз уңаеннан, Алабугадан ерак түгел “Алабуга” – сәнәгать-җитештерү тибында Россиядәге иң зур үзенчәлекле икътисади зона урнашкан.

Кирегә