Иске Татар бистәсе

Адрес: Казан шәһ., Каюм Насыйри ур.

Иске Татар бистәсенең Түбән Кабан күленең уң ярында урнашуы аңа кабатланмас гүзәллек өсти.

Иске Татар бистәсенең барлыкка килүе Явыз Иван IVнең Казанны яулап алуы белән бәйле. XVIII гасырда бистәдә татар халкының атаклы кешеләре – интеллигенция вәкилләре, дин эшлеклеләре, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр яши. Иске Татар бистәсенең үзәге Юнысов мәйданы була.

Бистәнең йөзен XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында салынган биналар билгели. Иң кызыклы корылмалар арасында татар буржуазиясе һәм интеллигенциясе йортлары: Юнысов-Апанаев йорты, Шамил йорты, Шиһабетдин Мәрҗани йорты, Каюм Насыйри йорты, Ш.Йосыпов йорты  һәм башкалар бар. XIX гасырда бистәдә Шәрыкъ клубы эшләп килә, ул чорда яшәгән шагыйрьләр биредә үз шигырьләрен укый, беренче татар спектакльләре монда уйнала. Бистә территориясендә Мәрҗани, Апанай, Зәңгәр, Галеев, Борнай мәчетләре урнашкан. Иске Татар бистәсенең иң зур мәчете – Печән базары мәчете (хәзерге Нурулла мәчете).

Иске Татар бистәсендә шагыйрь Габдулла Тукайның әдәби музее, мәгърифәтче Каюм Насыйри музей-йорты, Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры урнашкан.

Кирегә