Спорт сарае

Элемтәләр
Телефон: (843) 292-27-77
Адрес: Казан шәһ., Мәскәү ур., 1 йорт

Файдалануга тапшырылган: 10.1966 ел
Бинаның гомуми мәйданы: 21 765,9 м2 
Сыйдырышлыгы: 1 нче боз мәйданы - 3 523 кеше.; 2 нче боз мәйданы - 1 100 кеше.

Спорт сарае - Казанның төп спорт корылмаларының берсе. Архитектор М.Х.Агишев проекты буенча төзелгән һәм 1966 елның 30 октябрендә файдалануга тапшырылган бу корылманың быел 50 еллык юбилее билгеләп узылачак. Спорт сарае үз эченә ике: берсе - 3 523 урынга исәпләнгән, икенчесе - 1 100 урынга исәпләнгән трибуналар белән булган боз мәйданын ала. Объект халыкара спорт ярышларын уздыру таләпләренә җавап бирә. 2005 елга кадәр Спорт сарае 1997/1998 елларда биредә беренче тапкыр Россия чемпионы булган “Ак барс” ХКсының өй аренасы булып хезмәт итте.

Спорт объекты боз шугалакларының ел әйләнәсе өзлексез эшләвен тәэмин итә. Биредә уку-өйрәнү дәресләре, халыкара дәрәҗәдәге һәм Россиякүләм ярышлар уза. Боз сараен 1998 елда төзекләндерү һәм аннан соң Казанның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүе әлеге объектның масштаблы спорт һәм мәдәни чаралар уздыру өлкәсендәге мөмкинлекләрен сизелерлек киңәйтте.

Бүген Спорт сараенда даими нигездә урнашкан:

  • фигуралы шуу буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе;
  • Татарстан Республикасы Спорт музее;
  • Татарстан Республикасы Спорт ветераннары советы;
  • шәһәр халкының спорт белән шөгыльләнүе өчен хезмәтләр күрсәтелә  

Ничек килеп җитәргә:
Мәскәү урамы буенча “Спорт сарае” тукталышына кадәр: 6, 35, 35а, 37, 47, 98 нче автобуслар, 7 нче троллейбус; “Үзәк стадион” тукталышына кадәр: 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 74а, 75, 98 нче автобуслар, 2, 10 нчы троллейбуслар, “Кремль” метро станциясе. 

Фото

Кирегә