“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге

Элемтәләр
Телефон: 8 (800) 100-67-67
Адрес: Татарстан Республикасы, Олы Кабан авылы, Выставочная урамы, 1

Эксплуатациягә кертелгән: 10.2018

Бинаның гомуми мәйданы: 748 000 м2

Сыйдырышлыгы:

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрү өчен махсус төзелгән. “Казан Экспо” - Идел буенда урнашкан иң зур күргәзмәләр үзәге.

Объект өстендә эш 2016 елда ук башланган. “Казан Экспо” “Казан” халыкара аэропорты янында урнашкан, бу чараларда катнашучыларга килү һәм транспортта йөрү өчен уңайлы шартлар тудыра.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге – ул ярыш зонасы, 3 күргәзмә павильоны, 3 000 урынлы конгресс-холл, утыздан алып биш йөз кешегә кадәр сыйдырышлы 35 конференц-зал, VIP-зона, ял итү, туклану һәм парковка зоналары.

2019 елда “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге зур халыкара, Россия һәм Татарстан чараларын уздыру мәйданчыгына әйләнде. Алар арасында – “Юл 2018” махсуслаштырылган халыкара күргәзмә, автомобильләр җитештерү буенча TIAF supported by Аutomechanika халыкара форумы, “Россия мәгарифе” EDU Russia форумы, “Россия – Ислам дөньясы: Kazan Summit 2019” XI Халыкара икътисади саммиты, “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалы.

"Казан Экспо"га ничек барырга

Чемпионат көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә киләсе транспорт төрләре белән барырга мөмкин:

  • “Казан-1” тимер юл вокзалы – Аэропорт” маршруты буенча йөрүче электр поездында. Электр поезды расписаниесе белән тулырак биредә танышырга мөмкин. 

  • Такси белән.

Кирегә