“Тулпар” стадионы

“Тулпар” стадионы

Элемтәләр
Телефон: (843) 221-31-03, (843) 221-31-04
Адрес: Казан шәһ., Рауис Гәрәев ур., 76 йорт

Файдалануга тапшырылган: 16.02.2011 
Бинаның гомуми мәйданы: 1 840 м2
Сыйдырышлыгы: 3 275 чел.

“Тулпар” стадионы (татарчадан тәрҗемәсе - “Пегас”, канатлы ат) шул исемдәге универсаль спорт комплексының бер өлеше булып тора. Ул Россиядә регби белән шөгыльләнү өчен каралган аз күләмдәге махсуслаштырылган мәйданнарның берсе буларак тәкъдим ителә.

Cтадион үз эченә ясалма өслекле һәм регби өчен бүленешләре булган уен кырын (130х70м), шулай ук 3 275 тамашачы урынына исәпләнгән трибуналарны ала. Трибуналарга каршы зур табло урнаштырылган. Трибуна асты мәйданында спортчылар өчен чишенү-киенү бүлмәләре, судьялар өчен бүлмәләр, медицина кабинетлары, конференцияләр залы, ярдәмче бүлмәләр урын алган. 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы уздыру кысаларында “Тулпар” стадионы регби буенча ярышларны кабул итте. 2015 елда объект хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Татарстан башкаласында беренче тапкыр уздырылган Европа Гран-При сериясе этабын уздыру урыны булды.

Хәзерге вакытта стадионда “Динамо-Энергия” (регби) БЯСМ, “Спектр” (регби) БЯСМ һәм “Приволжанин” (футбол) БЯСМ укучылары шөгыльләнә.

Ничек килеп җитәргә: 
“Ферма-2” тукталышы: 22, 33, 34, 37, 45, 55 нче автобуслар.

Фото

Кирегә