Казан автовокзалы

Элемтәләр
Телефон:
+7 843 293 04 00
Адрес: Казан шәһ., Девятаев ур., 15 йорт

Казан автовокзалы шәһәрнең иске өлешендә елга портыннан ерак түгел урнашкан. Автовокзал үз эченә пассажирларга хезмәт күрсәтү бүлмәләрен: көтеп утыру залы, кассалар, йөк саклау камералары, кафе һәм киосклар, башка төрле сервис бүлмәләре, пассажирларны утырту һәм төшерү перронын алган.

Автобус юлы Казанны Татарстан Республикасының барлык шәһәрләре, шулай ук күрше төбәкләрнең торак пунктлары белән тоташтыра. Моннан тыш, халыкара маршрутлар буенча да автобус юлы оештырылган.

Кирегә