Тимер юл вокзалы, “Казан-2” станциясе

Тимер юл вокзалы, “Казан-2” станциясе

Элемтәләр
Телефон:
+7 800 775 00 00
Сайт: www.rzd.ru
Адрес: Казан шәһ., Воровский ур., 33 йорт

“Восстание-Пассажирская” тимер юл станциясе (“Казан-2” күчеп утыру төене) Казанның төньяк өлешендә урнашкан. Вокзал бинасында пассажирлар терминалы (600 пассажирга исәпләнгән), 4 юл һәм шәһәр яны һәм шәһәрара автобуслар автостанциясе белән берләштерелгән 3 платформа (75 кешегә исәпләнгән) бар, моннан тыш, пассажирлар платформасына чыгу өчен җир асты тоннель-чыгу юллары белән җиһазланган.

Вокзал залларында кунакханә, ана һәм бала бүлмәсе, кафе, кассалар, теркәлү һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары, туристлык-мәгълүмат бюросы бар. Поездлар хәрәкәтенең төгәл расписаниесе «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында бирелгән. Вокзал яныннан шәһәрнең барлык төр җәмәгать транспорты да уза. Вокзал станциясе “Төньяк вокзал” метро станциясе белән җир асты юлы аша тоташкан.

Кирегә