Тимер юл вокзалы, “Казань – Пассажирская” станциясе

Тимер юл вокзалы, “Казань – Пассажирская” станциясе

Элемтәләр
Телефон:
+7 800 775 00 00
Сайт: www.rzd.ru
Адрес: Казан шәһ., Вокзал яны мәйданы, 1йорт

“Казань Пассажирская” (“Казан-1” станциясе) тимер юл вокзалы Казанның үзәк өлешендә, Вокзал яны мәйданында урнашкан һәм үз эченә вокзалның төп бинасын (1896 елгы архитектура истәлеге һәм шәһәрнең истәлекле урыны), шәһәр яны терминалын һәм ерак араларга билетлар сата торган кассалары булган хезмәт күрсәтү бинасын ала. Вокзал биек һәм тәбәнәк платформалар белән җиһазланган 15 юл, шулай ук пассажирларга көтү залыннан платформаларга чыгу мөмкинлеге бирә торган, юллар өстеннән узучы каплаулы җир өсте юлы белән җиһазлаган.

“Казан-1” тимер юл вокзалы елына барлыгы 8 млн. пассажирга хезмәт күрсәтә. Поездлар хәрәкәтенең тулы расписаниесе белән «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында танышырга мөмкин. Вокзал бинасында пассажирларга кунакханә, кафе, банк, почта бүлеге, туристлык-мәгълүмат бюросы хезмәтләре күрсәтелә, шулай ук түләүле җир асты машина кую урыннары бар. Вокзал яныннан шәһәрнең барлык төр җәмәгать транспорты да йөри, шул исәптән, ерак түгел генә “Кремль” метро станциясе дә бар.

Кирегә