“Казан” халыкара аэропорты

“Казан” халыкара аэропорты

Элемтәләр
Телефон:
+7 843 267 87 92
+7 843 267 88 82
Сайт: www.kazan.aero
Адрес: Казан шәһ., “Казан” Халыкара аэропорты

“Казан” Халыкара аэропорты (IATA коды – KZN; ICAO коды – UWKD) – Татарстан башкаласының гражданнар аэропорты. Ул шәһәрдән 26 километр көньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Бүгенге көндә аэропорт, Россия шәһәрләре һәм чит илләргә очышларны тәэмин итеп, елына 1,9 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтә. Аэропорт аэродромы Россия Федерациясенең гражданнар аэродромнары дәүләт исемлегендә 1993 елның 30 июленнән 26 нчы итеп теркәлгән һәм очыш массасын чикләмичә, көне-төне, ел әйләнәсе илебезнең һәм чит илләрнең барлык һава судноларын эксплуатацияләргә әзер.

“Казан” Халыкара аэропортына рейсларны түбәндәге авиакомпанияләр башкара: S7, Turkish Airlines, Fly Dubai, Аэрофлот, Трансаэро, Уральские авиалинии, ЮТэйр, Finnair, Vueling, Azerbaijan airlines, Air Arabia, Air Astana, Россия, Оренбургские авиалинии авиакомпанияләре һәм башкалар.

Аэропорт Россиянең барлык эре шәһәрләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Түбән Новгород, Волгоград, Калининград, Симферополь, Екатеринбург, Краснодар, Пермь, Уфа, Сургут һәм башкалар), БДБ шәһәрләреннән (Алма-Ата, Баку, Дүшәнбе, Сәмәрканд, Ташкент, Фирганә, Худжанд һәм башкалар) рейслар кабул итә. Аэропорттан шулай ук ерак чит илләргә дә: Истанбул, Анталия, Даламан, Салоники, Дубай, Шарджа, Хургада, Барселона, Хельсинки һәм башкаларга рейслар гамәлгә ашырыла.

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында “Казан” Халыкара аэропортын модернизацияләү буенча күп эшләр башкарылды, яңа терминал төзелү һәм искесенең төзекләндерелүе аэропортның кешеләрне уздыру мөмкинлеген елына 1,2 миллионга җиткерү мөмкинлеген бирә. “Казан” Халыкара аэропортын модернизацияләүнең төп максаты – аэропортны, Россия, БДБ һәм чит ил авиакомпанияләре өчен пассажирларга хезмәт күрсәтү, йөкләрне күчерү һәм очышларны куркынычсызлык белән тәэмин итү буенча дөньякүләм класслы шартлар тудырып, Идел буеның эре транспорт үзәгенә әверелдерүгә омтылыш.

Аэропорттан шәһәргә кадәр бару өчен такси хезмәтеннән, шәһәр транспортыннан яисә “Казань-Пассажирская” тимер юл станцияле тимер юлдан файдалану мөмкинлеге бар.

197 НЧЕ ШӘҺӘР АВТОБУСЫ

Маршрут: Сахаров ур. – Җиңү проспекты (“Җиңү проспекты” метро станциясе) – РКБ (“Южный” автовокзалы) – “Казан” аэропорты.

Автобус 6.00 сәгатьтә хәрәкәт итә башлый, хәрәкәт 22.00 сәгатьтә төгәлләнә (аэропорттан соңгы рейс -21.45тә).
Соңгы тукталыштан алып юлда булу вакыты – 1 сәгать 30 минут. Юл бәясе – 20-40 сум.

ЭЛЕКТР ПОЕЗДЫ

Маршрут: “Казан” Халыкара аэропорты – “Казань-Пассажирская” (“Казан-1”) тимер юл станциясе.

Аэропорттан электр поездлары хәрәкәте 05:00 сәгатьтә башлана, 23:00 сәгатьтә төгәлләнә (интервал – һәр ике-өч сәгать саен);
Электр поездлары Казаннан 07:00 сәгатьтә хәрәкәт итә башлый, хәрәкәт 0:00 сәгатьтә төгәлләнә (интервал – һәр ике-өч сәгать саен).
Юлда булу вакыты - 26 минут. Юл бәясе – 30 сум.

Поездлар хәрәкәтенең тулырак расписаниесе “Казан” Халыкара аэропорты сайтында бирелгән.

ЯРЫШЛАРГА ЧИТ ИЛДӘН КИЛГӘН КАТНАШУЧЫЛАРГА ҺӘМ ЧИТ ИЛ КУНАКЛАРЫНА

Игътибар! 2016 елның 17 июненнән “Аэрофлот - Российские авиалинии” авиакомпаниясе Казан (KZN) - Франкфурт-на-Майне (FRA) - Казан (KZN) маршруты буенча даими турыдан-туры рейслар башкарырга кереште.

Хәзер ярышларда катнашучылар һәм кунаклар Европаның үзәгеннән турыдан-туры рәвештә уңайлы расписание һәм кызыктыргыч бәяләр белән Татарстан башкаласына - Казан шәһәренә килүнең әлеге мөмкинлегеннән файдалана алалар.

Рейслар турында тулырак мәгълүматны биредә алырга була

Фото

Кирегә