Тепавчевич Ранко Славкович

Биография

Тепавчевич Ранко Славкович

Генераль директор урынбасары


1976 елның 26 октябрендә Сараево (Югославия) шәһәрендә туган.

Тәмамлаган:
2004 елда – Бертуган Каричлар университетын (Белград шәһәре), «Спорт менеджменты» белгечлеге
2010 елда – проектлар белән идарә буенча профессионал дәрәҗәсе (Project Management Professional сертификатына ия), PMI.org

Эшчәнлеге:
08.2004 – 10.2006 – «Sport Event and Marketing Solutions» (Белград) Event-агентлыгы директоры
11.2006 – 09.2007 – Белградта 2007 елда ЕОК ярдәмендә узган Европа яшүсмерләр Олимпия фестиваленең башкаручы директоры
2006 – «Спортта менеджмент һәм спорт чаралары менеджменты» укыту курсының кече укытучысы, спорт менеджменты факультеты (Белград шәһәре)
2006 – 2007 – директорлар идарәсе әгъзасы – проектлар белән идарә/реклама һәм әгъзалар белән элемтәләр бүлекләре җитәкчесе, «PMI YU Chapter» (Белград шәһәре)
10.2007 – 11.2009 – Корылмалар буенча директор, 2009 елда Белградта узган XXV Бөтендөнья җәйге Универсиадасы авылы мэры
08.2009 – 12.2013 – «Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» КАО генераль директор урынбасары, баш консультанты
01.2014 – бүген – «Спорт һәм социаль проектлары дирекциясе» КБАО Генераль директор урынбасары 

Спорт карьерасы – йөзү:
  • Югославиянең йөзү буенча милли җыелмасы әгъзасы (2000-2003);
  • 2001 елда Пекинда (Кытай) узган XXI Бөтендөнья җәйге Универсиадасында катнашкан;
  • Йөзү буенча балкан илләре чемпионатында катнашкан (2000, 2002);
  • Югославия һәм Сербиянең күп тапкырлар чемпионы һәм призеры, милли рекордлар иясе.

Бүләкләр:
  • Сербия Премьер-министрының, Сербия Хөкүмәте, Белградта 2009 елда узган Бөтендөнья җәйге Универсиадасы Оештыру комитеты Президентының рәхмәт хаты;
  • Студентлар спорты халыкара федерациясенең (FISU) рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының рәхмәт хаты;
  • Россия Федерациясе Спорт министрлыгының мактау грамотасы;
  • Россия Авыр атлетика федерациясенең рәхмәт хаты;
  • Россия Ишкәк спорты Федерациясенең рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы;
  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының рәхмәт хаты;
  • Казан шәһәре мэрының рәхмәт хаты;
  • «Казан 2013» башкарма дирекциясе" КАО рәхмәт хаты;
  • «Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» КАО рәхмәт хаты;
  • 2014 елда фехтование буенча дөнья чемпионатын оештыру һәм уздыру өчен рәхмәт хаты;
  • Олимпия хәрәкәте үсешенә һәм Казанда 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлеккә керткән өлеше өчен Россия Олимпия комитеты грамотасы;
  • Универсиада авылы – 2013 мэрының рәхмәт хаты;
  • Россия студентлар җыелма командасын әзерләүгә керткән өлеше һәм аларның Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында уңышлы чыгыш ясаулары өчен медальләре;
  • Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында чирәмдәге хоккей буенча халыкара судьялар семинарын оештыру һәм уздыру өчен рәхмәт хаты;
  • Бадминтон буенча халыкара судьялар семинарын оештыру һәм уздыру өчен сертификат;
  • Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында җиңел атлетика буенча халыкара судьялар семинарын оештыру һәм уздыру өчен сертификат;
  • Теннис буенча халыкара судьялар семинарын оештыру һәм уздыру өчен сертификат;
  • «Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы» истәлек медале;
  • Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хаты.