Садриев Гадель Камилевич

Биография

Садриев Гадель Камилевич

Генераль директор урынбасары

Оештыру һәм беркетмә эше, мәгълүмат –аналитика эше департаментлары эшчәнлегенә кураторлык итә.

1979 елның 25 мартында туган.

Тәмамлаган:
2001 – В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
2004 – В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты аспирантурасы

Эшчәнлеге:
06.2001 - 10.2001 – ТСЭО-1 дәүләт бюджет оешмасында кече фәнни хезмәткәр, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
03.2005 - 04.2006 – Татарстан Республикасы Президенты Тышкы элемтәләр департаменты каршындагы дәүләт беркетмә идарәсе оештыру – беркетмә бүлегенең әйдәп баручы референты
04.2006 - 07.2010 – Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт беркетмә идарәсе оештыру – беркетмә бүлегенең әйдәп баручы белгече, баш белгече
07.2010 - 04.2015 – Идарә башлыгы урынбасары - Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт беркетмә идарәсенең оештыру – беркетмә бүлеге мөдире
04.2015 - 05.2016 – Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең белем бирү программасы җитәкчесе, Казан (Идел буе) федераль университеты
05.2016 - 11.2016 – Идарә башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәнең белем бирү программалары һәм проектлары бүлеге мөдире
10.2018 - 01.2019 – Конгресс чараларын оештыру бүлеге башлыгы, “КАЗАН ЭКСПО” ҖЧҖ
02.2019 - бүген – “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары


Бүләкләр:
  • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале;
  • “Фидәкарь хезмәте өчен” Татарстан Республикасы медале;
  • “Казанда 2013 елдагы XXVII бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале;
  • Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе рәхмәте.