Денисов Максим Сергеевич

Биография

Денисов Максим Сергеевич

Генераль директор урынбасары

Транспорт, логистика, «Посетитель» программасын оештыру, туклану һәм урнаштыру, катнашучылар пакетлары белән идарә департаментлары эшчәнлегенә кураторлык итә.

1985 елның 22 июнендә Казанда туган.

Тәмамлаган:
2007 елда — Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын

Эшчәнлеге
05.2006 — 05.2007 — «Казгорсервис» ЯАО менеджеры
08.2007 — 06.2010 — Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының стратегик үсеш бүлегенең әйдәп баручы белгече, бюджет планлаштыруы һәм стратегик үсеш бүлегенең әйдәп баручы консультанты, әйдәп баручы советнигы
07.2010 — 01.2012 — Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгының Инфраструктур үсеш идарәсенең федераль программалар һәм милли проектлар бүлеге башлыгы
01.2012 — 08.2018 — «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО (Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе" КБАО) транспорт белән идарә үзәген һәм объектларда транспорт бюросын оештыру бүлеге башлыгы, транспорт инфраструктурасы һәм транспорт персоналын әзерләү департаменты директоры, транспорт һәм таможня хезмәт күрсәтүе департаменты башлыгы, футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек департаменты башлыгы
09.2018 — хәзерге көнгә чаклы — «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО генераль директоры урынбасары

Бүләкләр
  • «Казан 2013» башкарма дирекциясе" КБАО Рәхмәт хаты
  • Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы
  • Россия Федерациясе спорт министры рәхмәте
  • Казан шәһәре Башкарма комитетының Мактау грамотасы
  • «Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы» истәлекле медале
  • «Сочи шәһәрендә 2014 елдагы XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале
  • «Казан шәһәрендә 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча XVI чемпионат» истәлекле медале
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты
  • «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО Рәхмәт хаты
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәте