Дирекция турында

Дирекция турында

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО - Казан шәһәрендә зур халыкара һәм гомумроссия спорт чараларын, шулай ук башка төр чараларны рәсми оештыручы. Дирекциянең генераль директоры Максим Сергеевич Денисов.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОны гамәлгә куючылар булып Россия Федерациясе Спорт министрлыгы йөзендә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөзендә Татарстан Республикасы, “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты” муниципаль казна учреждениесе йөзендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге һәм “Россия студентлар спорт союзы” гомумроссия иҗтимагый оешмасы тора.

Дирекция 2009 елның 14 нче августында 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм аны уздыру максатыннан оештырылды. Алга таба Дирекция эшчәнлеге максатларының исемлеге киңәйтелде һәм үз эченә 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатынСу спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатынФизик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның VI халыкара конференциясен (МИНЕПС VI), 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын, очкычлар спорты буенча “Авиаузышлар – формула-1”  дөнья чемпионатын һәм башка халыкара спорт ярышларын, социаль, мәдәни, белем бирү һ.б чараларга әзерлекне һәм аларны уздыруны да алды. 

Хәзерге вакытта Дирекция Татарстан Республикасында халыкара һәм Россия дәрәҗәсендәге турнирларны оештыру һәм уздыру буенча эшчәнлеген дәвам итә. 2019 елда Дирекция 16 чараны оештыруда катнашты, аларның унбере – халыкара масштабта. Шулай ук быел Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы, “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” КБАО һәм “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия)” һөнәри җәмгыятьләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” берлеге белән берлектә Дирекция уңышлы рәвештә Казан шәһәрендә “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәр осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын үткәрде. Хәзерге вакытта 2021 елгы БДБ илләре уеннарына әзерлек алып барыла.

2020 ел Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең йөз еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе бәйрәм итүгә багышланган чараларны уздыру операторы итеп сайланды. 2022 елның гыйнварында Казан Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын кабул итәчәк. Бу вакыйга интеллектуаль үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә күбрәк игътибар бирергә, аларның мөстәкыйль тормышка һәм башкалар белән беррәттән хезмәт эшчәнлегенә мөмкин кадәр күбрәк җайлашуы өчен шартлар тудырырга, инклюзив җәмгыятьне үстерүгә һәм, гомумән, аны гуманизацияләүгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Россия Федерациясе Спорт министрлыгы тәкъдиме белән Дирекция Россия Федерациясендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын (алга таба - Комплекс) алга этәрү буенча оператор итеп билгеләнде. Оешма башкарма хакимиятнең физик культура һәм спорт өлкәсендәге төбәк органнарының, шулай ук алар тарафыннан вәкаләтләр бирелгән оешмаларның (ГТО комплексының төбәк операторларының) эшчәнлеген координацияли, Комплексның интернет-порталының һәм Бөтенроссия мәгълүматларның электрон базасының өзлексез эшчәнлеген тәэмин итә, кадрларны әзерләүдә һәм укытуда катнаша, Комплексның аерымлык билгеләрен һәм аларга таныклыкларны ясауны һәм китереп җиткерүне оештыра, маркетинг программасын гамәлгә ашыру һәм Комплексны федераль дәрәҗәдә алга этәрү һәм гамәлгә ашыру эшләренә медиа озатуын тәэмин итә.

Россия спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән Дирекция халыкара федерацияләр белән спорт чаралары үткәргәндә урнаштырган мөнәсәбәтләрне актив үстерүне дәвам итә. Универсиададан соң Казанда FISU Халыкара белем бирү үзәге эшли башлады, Халыкара волонтерлык академиясе инициативасы тормышка ашырыла, шулай ук спорт волонтерлыгы институты булдырылды. Халыкара йөзү федерациясе (FINA) белән берлектә Су спорт төрләрен үстерү буенча халыкара үзәк ачылды. Моннан тыш, Дирекция МИНЕПС VI нәтиҗәләре буенча кабул ителгән Казан гамәлләр планын үтәүдә ЮНЕСКОның стратегик партнеры булып тора.

Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге чаралар уздыру тәҗрибәсе яңа Россия тарихында чын мәгънәдә уникаль булды һәм якын чит илләрдә шундый ук зур спорт вакыйгаларын (2014 елда Сочида узган XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары, 2017 елда Ашхабадта узган V Азия уеннары, Алма-Ата шәһәрендә узган 28 кышкы Халыкара студентлар-яшьләр спорт ярышлары, 2019 елда Красноярск шәһәрендә узган XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада) әзерләгәндә дә ихтыяҗы зур кала бирә.

Дирекция тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар бүләкләргә лаек булдылар, алар арасында Казанда 2013 елда узган Бөтендөнья җәйге универсиада өчен “Иң инновацияле проект” һәм “Вакыйганың иң яхшы визуаль образы” ISEM премияләре, шулай ук уздырылган чаралар нәтиҗәләре буенча Дирекция адресына халыкара һәм милли федерацияләр, министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан юлланган күпсанлы рәхмәт хатлары да бар.

2015 елдан Дирекция хәйрия эшчәнлегендә актив катнаша. Оешма 40 артык хәйрия акцияләрендә, спорт турнирларында, марафоннарда катнашты. Хәйрия эшчәнлеге чорында “Хыялны үтәү”, “Роналд Макдоналд йорты”, “Альпари”, “Балачак шатлыгы” фондларына 5 млн. сумнан артык акча күчерелде.