Талисман сайлау
WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты талисманын сайлау

“Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак 45 нче дөнья чемпионаты талисманын эшләүгә конкурста Максим Овчинников җиңүче булды

2019 елда Казанда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак 45 нче дөнья чемпионатының талисманы дип Skillsi танылды. Талисман проекты авторы 100 мең сум күләмендә акчага ия булачак.*

Инде билгеле булганча, Казанда 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак 45 нче дөнья чемпионаты талисманын эшләүгә конкурс 16 нчы ноябрьдә башланып киткән иде. Талисман ясауга таләпләр гади: ул эшче һөнәрләрне алга этәрүгә булышлык итәргә һәм бер үк вакытта Россиянең һәм Татарстан Республикасының милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен дә чагылдырырга тиеш булды. Проектларны кабул итү 2 нче декабрьгә кадәр дәвам итте, аннан соң Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе сайтында барган тавыш бирүләр нәтиҗәсендә җиңүгә дәгъва итүче 10 проект: “Вовка-мастер” (Е.Бахарева, Донской шәһәре), “Оста һәм Батыр” (И.Фазлыйәхмәтов, Казан шәһәре, “Зилант” (“Зил”) (А.Самойленко, Смоленск шәһәре), “Skillsi” (М.Овчинников, Самара шәһәре), “Кырмыска ANTошка” (Г.Шакиров, Казан шәһәре), “Данила-мастер” (А.Савченко, Санкт-Петербург шәһәре), “Сава” (С.Шаров, Тольятти шәһәре), “ Казан Мәчесе”, (Г.Гыйльметдинова, Түбән Кама шәһәре), “Барс Энцо” (М.Кучерова, Мәскәү шәһәре), Кырмыска Сәгыйть, (К.Чугалаева, Пермь шәһәре) сайлап алынган иде.

 22 нче декабрьдә конкурс жюрие эшкә кереште. Алар тарафыннан чыгарылган сайлау нәтиҗәсе исә бүген билгеле булды.

Талисманның язмышын ТАСС Россия мәгълүмати агентлыгы корреспонденты Татьяна Виноградова, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОның Казан шәһәрендә 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек идарәсе җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзының генераль директоры урынбасары - халыкара эшчәнлек буенча директор Алина Досканова, Саха (Якутия) Республикасы рәисе урынбасары Алексей Дьячковский, WorldSkills Russiaның “График дизайн” компетенциясе буенча баш эксперты, 2016 елда Euroskills чемпионатында һәм 2017 елда WorldSkills дөнья чемпионатында WorldSkills Russiaның “График дизайн” компетенциясе буенча милли эксперты Ольга Минаева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, “КидСпейс” Балалар һөнәр шәһәре директоры Елена Тихонова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзының генераль директоры урынбасары - коммуникацияләр буенча директор Ирина Хворостяная хәл иттеләр.

15.jpg