Euroskills Gothenburg 2016 оештыру комитеты Татарстан волонтерлары хезмәтен югары бәяләде

Euroskills Gothenburg 2016 оештыру комитеты Татарстан волонтерлары хезмәтен югары бәяләде

29 Декабрь 2016 - 17:28
Рәсми хроника
  • WorldSkills 2019
Басма өчен версия

Волонтерлар командасының “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узган Euroskills Gothenburg 2016 Европа чемпионатында стажировка узу эшчәнлекләренә нәтиҗәләр ясалды. Волонтерларга рәхмәт сүзләре әйтелде һәм аларның эшләренә югары бәя бирелде. Оештыру комитеты тарафыннан бирелгән сертификатлар һәм хатлар моңа дәлил.

 “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОның 2019 елда Казанда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак дөнья чемпионатына әзерлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Алина Уразаева стажировка узу чорында күрсәткән югары профессиональлекләре һәм шәхси компетентлыклары өчен волонтерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елда үзебездә узачак чемпионатка әзерлек буенча планнар турында сөйләде.

 Волонтерлар исә үз чиратларында стажировкалары турында зур булмаган видеоролик тәкъдим иттеләр, шулай ук 2019 елда Казанда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак дөнья чемпионатына әзерлек идарәсенә стажировка узу чорындагы эшчәнлекләре, шул исәптән төрле мәйданнарда ярышларның оештырылышы, волонтерлар функционалы, төрле клиентлар төркемнәре өчен сервислар һәм башкалар турындагы аналитик хисапны да тапшырдылар.

Швециядә узган стажировка волонтерлар өчен “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында тәҗрибә алмашу буенча чит илгә беренче чыгу булды. 2017 елда волонтерлар командасына WorldSkills хәрәкәтенең Казанда, Россиядә һәм чит илләрдә узачак төрледән төрле проектларында һәм чараларында, шулай ук 2019 елда булачак дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча мәгълүмати һәм заявка кампанияләрен гамәлгә ашыру эшләрендә катнашырга туры киләчәк.

Инде билгеле булганча, “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 18 нче августыннан 23енә кадәр узачак. 50 компетенция буенча узачак ярышларда дөньяның 76 иленнән 1 500дән артык катнашучы һәм 3 000 эксперт катнашачак. Ярышлар әлеге чемпионат өчен махсус төзелә торган Kazan Expo объектында узачак. Чараны оештыруда Россиядән һәм дөньяның башка илләреннән 2 000 волонтер катнашачак. 

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте 

Фото

Яңалыклар