ММЧ вәкилләренә
ММЧ вәкилләренә

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен “Спорт һәм социаль проектлары дирекциясе” КБАО тарафыннан уздырыла торган чараларны яктыртуда катнашырга чакырабыз. Чараларның программасы сайтта “Вакыйгалар” бүлегенә урнаштырылган.

Контактлар

Дирекциянең матбугат хезмәте – media.info@dspkazan.com, +7 (843) 222-07-46

  • Матбугат хезмәте җитәкчесе – Диләрә Хәсәнова
  • Өлкән менеджер – Нина Нарыкова, +7 927 246-51-44  
Матбугат үзәкләре эшен оештыру, ММЧларны аккредитацияләү – media.info@dspkazan.com

  • Өлкән менеджер – Азамат Мырзаев, +7 902 719 03 82

Әгәр дә Дирекция тарафыннан уздырылачак чаралар турында мәгълүматлар һәм рәсми релизлар алырга телисез икән, Сезгә теркәлү узарга тәкъдим итәбез. 

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү

Ярышларга аккредитация узар өчен “Аккредитация узуга гариза” формасын тутырырга һәм ярышлар башланырга 5 көннән дә соңга калмыйча аларны media.info@dspkazan.com адресына юлларга кирәк. Хатның темасын “(чараның исеме)нә аккредитация” дип күрсәтүегезне үтенәбез. 

Игътибар! Әгәр дә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе тарафыннан уздырыла торган чарага аккредитацияне беренче тапкыр узасыз икән, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык формасын тутырырга кирәк булачак.

Күп кенә чараларга катнашуга гариза бирү махсуслаштырылган аккредитацияләү системасы аша гамәлгә ашырылуына игътибарыгызны юнәлтәбез. Чараларның “Проектлар” бүлегендә бирелгән битләрендәге мәгълүмат яңартылышын карап барыгыз.

ММЧ өчен сервислар

Журналистлар һәм фотографларның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ярышлар обектларында махсус зоналар: матбугат үзәге, конференция залы, микс-зона, матбугат вәкилләре өчен трибуна, фотопозицияләр, инфодеск каралган.   

Ярышлар кысаларында матбугат конференцияләре үткәрелә, сөйләшүләр һәм интервьюлар оештыруда ярдәм күрсәтелә, мәгълүматлаштыру сервислары, урнаштыру, транспорт белән тәэмин итү, тукландыру, таможня-виза процедураларын узуда ярдәм күрсәтү каралган.

Чит ил ММЧ вәкилләре

2016 елның 17 июненнән “Аэрофлот - Российские авиалинии” авиакомпаниясе Казан (KZN) - Франкфурт-на-Майне (FRA) - Казан (KZN) маршруты буенча даими турыдан-туры рейслар башкарырга кереште.

Кунаклар Европаның үзәгеннән турыдан-туры рәвештә уңайлы расписание һәм кызыктыргыч бәяләр белән Татарстан башкаласына - Казан шәһәренә килүнең әлеге мөмкинлегеннән файдалана алалар.

Рейслар турында тулырак мәгълүматны биредә алырга була