Шәһәр транспорты
Шәһәр транспорты
Автобус

Шәһәрнең автобус паркы бердәй кызыл төстәге, мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә хезмәт күрсәтүне күздә тотып эшләнгән түбән идәнле автобуслардан гыйбарәт. Бүген транспорт челтәре 64 автобус маршрутыннан тора. Җәмәгать транспорты өчен бирелгән 46 полоса шәһәр буенча хәрәкәт итү тизлеген арттыра.

Бер тапкыр бару бәясе – 25 сум.
Транспорт картасы белән бер тапкыр бару бәясе – 23 сум.
Трамвай

Казанда трамвай хәрәкәтенең йөз елдан артыклык тарихы бар. Трамвай иң уңайлы транспорт төрләренең берсе дип санала, чөнки аның эшенә гомуми автомобиль хәрәкәте комачауламый.  Челтәр 6 маршрутны үз эченә ала, аларның берсе 2012 ел ахырында  ачылган һәм шәһәрнең 6 районын бер җепкә бәйли (бер сәгать эчендә барлык шәһәрне әйләнеп чыгарга була). Әлеге маршрутта түбән идәнле өч секцияле, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандуслар белән җиһазландырылган тизйөрешле трамвайлар хәрәкәт итә.

Бер тапкыр бару бәясе – 25 сум.
Транспорт картасы белән бер тапкыр бару бәясе – 23 сум.

Троллейбус

Троллейбус транспортның экологик чиста төре санала һәм уңайлы йөрү расписаниесе (интерваллар — 8-10 минут) белән аерылып тора. 11 троллейбус маршруты гамәлдә. Автобуслар, трамвайлар һәм троллейбусларда ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе комплектлары куелган , алар реаль вакыт режимында графиклар, рейслар үтәлешен, тизлек режимын, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешен күзәтеп баруга мөмкинлек тудыра.

Бер тапкыр бару бәясе – 25 сум.
Транспорт картасы белән бер тапкыр бару бәясе – 23 сум.
Метро

Казан метрополитены 2005 елның 27 августында, Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткән көнне ачылды. Ул Россиядә СССР таркалганнан соң төзелгән беренче метрополитен. Казан метрополитены бүгенге көндә 10 станциядән тора, маршрутның гомуми озынлыгы 17,3 км.дан гыйбарәт.

Метрополитен шәһәрнең транспорт челтәре үсешендә мөһим роль уйный. Ул шәһәрнең Казансу елгасының ике ярында урнашкан өлешләрен: ике эре торак микрорайонны тоташтыра.

Бер тапкыр бару бәясе – 25 сум.
Транспорт картасы белән бер тапкыр бару бәясе – 23 сум.
Такси
Хәзерге вакытта Казанда якынча 60 эре такси хезмәте бар. Гомумән алганда, автопарк 3500дән артык автомобильне колачлый. Казандагы таксопарк эконом-класстан алып люкс класслы автомобильләрне үз эченә ала. Көн саен такси хезмәтеннән якынча 15 000 пассажир файдалана.