Coca-Cola Россия

Coca-Cola - алкогольсез продукцияне дөньядагы иң эре җитештерүче, ул кулланучыларга газландырылган һәм газсызландырылган эчемлекләрнең 500дән артык брендын тәкъдим итә. Coca-Cola бренды белән беррәттән, Coca-Cola портфеленә тагын бәяләре миллиард доллардан артык булган 20 башка бренд та керә.

Дөньядагы иң зур дистрибуция системасы дөньяның 200дән артык илендәге кулланучыларга Coca-Cola эчемлекләрен эчеп хозурлану мөмкинлеген бирә. Көн саен дөньяда Coca-Cola эчемлекләренең 1,9 миллиардтан артык порциясе сатыла.

Coca-Cola һәм Coca-Cola HBC Россия компанияләрен берләштерүче Coca-Cola Россия компаниясе 10.000нән артык югары әзерлекле эшчеләрне эш урыннары белән тәэмин итә һәм чиктәш тармакларда 60 000нән артык өстәмә эш урыннары булдыра.

Coca-Cola Россия - югары сыйфатлы алкогольсез эчемлекләр җитештерү өлкәсендә лидер һәм Россия икътисадына иң зур инвесторларның берсе. Бүгенге көндә Россиядә Coca-Cola инвестицияләре 4 миллиард доллардан артып китә. Россиядә барлык эчемлекләрне җитештерү өчен 80% тан артыграк ингредиентлар һәм материаллар Россия җитештерүчеләреннән алына.

Coca-Cola Россия социаль-җаваплы сәясәтне гамәлгә ашыра һәм Россия тормышының аерылгысыз өлеше булуы һәм илнең икътисадый үсешендә актив катнашуы белән горурлана.

Рәсми сайт: www.coca-colarussia.ru, www.coca-colahellenic.ru  

Партнерлар